Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1873 елда авылда мәчет төзелә (1907 елда янып юкка чыга), 1908 елда 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре С.С.Гобәйдуллин акчасына яңа мәчет төзелә (фасадлары күп төсләр белән бизәлгән, агач эклектика стилендә дини архитектура истәлеге, хәзер эшләми).

Мәчет каршында кадими ысуллы мәдрәсә ачыла (40 ир бала һәм 30 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 6 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1857 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы чорында 1918 елда авыл территориясендә берничә көнгә Чехословакия гарнизоны отряды урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Хәерби авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Алга” колхозы (беренче рәисе – Х.Н.Нигъмәтов) оештырыла. 1973 елда “Мир” колхозына керә. 1979 елдан “Хәерби” совхозы составында, 1995 елдан – “Хәерби” күмәк предприятиесе, 1998 елдан – “Вафин һәм Компания” ширкәте, 2003 елдан – “Хәерби” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үсемлекчелек, терлекчелек, умартачылык). Терлекчелек фермалары бар.

Авыл территориясендә шулай ук “Созвездие Ориона” предприятиесе (элек “Хәерби” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), “Иванцов В.В” крәстиян-фермер хуҗалыгы (каен җиләге үстерү), “Казан медицина инструментлары заводы” акционерлык җәмгыятенең “Луч” стерилизацияләү үзәге (2018 елдан), “Чулман-Сервис” җитештерү-коммерциячел фирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык мәктәп (2003 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында Сугышчан дан һәм хәрби-диңгез флоты музее эшли (2009 елдан, оештыручысы – Ш.Х.Сөнгатов).

Авылда китапханә (1936 елдан, 1986 елдан мәдәният йорты бинасында), мәдәният йорты (1985 елдан, 1952 елдан – клуб), балалар бакчасы (1978 елдан, 1999 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1989 елдан), ветеринария пункты (2014 елдан), “Кадыйр” мәчете (2015 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Ак калфак” фольклор ансамбле эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Хәерби туктаулыгы (Казан яны культурасы, Маклашеевка этабы) ачыклана. Шулай ук XIV йөз – XV йөз башы көмеш тәңкәләр табылдыклары билгеле, шул исәптән Алтын Урда чоры – XV йөз башы табылдыклары (Хәерби тәңкәләр табылдыгы).

Күренекле кешеләре

И.Н.Билалов (1962–1983) – Әфган сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (аның истәлегенә районда ел саен милли көрәш буенча турнир уздырыла);

А.К.Вафин (1951–2013) – ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Р.К.Вафин (1964 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Хәерби” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе (1995 елдан);

Г.Х.Галимуллина (1953 елда туган) – ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, төбәк тарихын өйрәнүче, ”Хәерби авылы тарихыннан сәхифәләр” китабы авторы;

А.Г.Галявов (1963 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры (2004 елдан), Мактау ордены кавалеры;

З.И.Җамалетдинова (1961 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Мәгарифне үстерү институты доценты;

Г.Х.Зиннәтуллина (1952–2020) – журналист, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе;

Н.Н.Миннебаев (1949–2010) – музыкант, педагог, ТРның атказанган артисты;

И.Ш.Мутаева (1962 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, профессор, кыска дистанцияләрдә йөгерүдә ТР чемпионы;

Р.М.Низамов (1981 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, доцент, РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре;

М.С.Сафина (1957 елда туган) – педагогика фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының чит телләр кафедрасы доценты;

М.З.Сәхбиев (1950 елда туган) – ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 123 ир-ат;
1859 елда – 254,
1897 елда – 1002,
1908 елда – 1227,
1920 елда – 1430,
1926 елда – 1549,
1949 елда – 1389,
1958 елда – 1342,
1970 елда – 1155,
1979 елда – 934,
1989 елда – 784,
2002 елда – 812,
2010 елда – 789,
2017 елда – 948 кеше (татарлар).