Атамасы кенәз П.М.Волконский фамилиясеннән алынган.

Зәңгәрсудан алып яшел төскә кадәр. Тыгыз агрегатлар һәм җирсыман массалар хасил итә. Ион алмаштыру һәм сорбция үзлекләренә ия.

Татарстан территориясендә Пермь системасының кызыл төстәге утырмаларында очрый.

Буяулар ясауда кулланыла.