Тәхәллүсе, чын исеме һәм фамилиясе Көеков Мөхәммәдгали Габдессалих угылы.

Биографиясе

1826 елның 8 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе Иске Чокыр авылы — 1889 елның 10 декабре, шунда ук.

Бөре, Минзәлә, Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә укый.

1852 елдан туган авылында мулла.

Дүрт тапкыр Мәккәгә хаҗ кылырга бара.

Иҗаты

Гали Чокрый. «Дөррә Гали китабы»ның титул бите. 1903 ел

Санкт-Петербург

Мәдхияләр, элегияләр, дини-дидактик әсәрләргә шәрехләр, юлъязмалар, тарихи хезмәтләр авторы; үзе исән чакта аларның бер өлеше генә нәшер ителә.

Чокрыйның беренче әсәре — «Тәҗвид» (1860). «Хаҗнамә»дә (1872) заводлар һәм фабрикалар саны, тимер юл үсеше турында сөйләнә; автор үзгәрешләргә карата патриотик рухлы һәм игътибарлы күзәтүче буларак күз алдына килеп баса.

«Замме нәзыйр» (1888), «Тәрхибе рамазан» (СПб., 1903) һ.б. әсәрләргә дини-мистик идеяләр хас. Китапларның төп мотивы — дини үгет-нәсыйхәт, исламга һәм аның эшлеклеләренә — мәдхия. Шагыйрь Болгар шәһәре тарихын һәм мәдәниятен данлый («ислам йорты изге»; «анда китаплар, язулар»), Казанны, аның осталарының, галимнәренең, язучыларының казанышларын мактап җырлый.

«Мәдхе Казан» да (1889) Казанны Идел буе Болгар дәүләте традицияләрен дәвам итүче дип атый. Чокрыйның замандашларына багышланган мәдхияләрендә аларның ватандашлары алдындагы казанышларына аеруча игътибар бирелә. Нигъмәтулла ишанга багышланган мәдхиядә җәмгыять өчен файдалы башка эшләр белән беррәттән, ул чишмәдән авылга кадәр салган суүткәргеч телгә алына.

Чокрый Ш.Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенә соклана, аны бөек фикер иясе һәм дин галиме итеп күрә. Аеруча кыйммәтле «Мәнзүм әт-Гали» дәфтәрендә табигатьне шигъри тасвирлаулар, шагыйрь биографиясенә бәйле язулар китерелгән.

«Фөсүле әрбага» шигырендә Чокрый туган як матурлыгын мактап җырлый. Шагыйрь телнең лексик байлыгына, шигыр юлы төзелешенә, форма купшылыгына аеруча игътибар бирә.

Чокрый әсәрләренең кулъязмалары Казан, Санкт-Петербург, Уфа китапханә һәм музейларында саклана.

2001 елда Чокрыйның туган ягында аның исемендә музей ачыла.

Әдәбият           

Гомәров И.Г. Мәгърифәт җырчысы: Г.Чокрыйның тормыш һәм иҗат сәхифәләре. К., 2006; 

Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. К., 1975.