1928 елда Иске Эсләк авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Оешкан көненнән ТАССРның Чаллы кантоны Исәнбәй волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Красный Бор, 1960 елның 28 октябреннән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Кадыбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Хәзерге вакытта авылда “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Клуб 2008 елда ябыла.

Халык саны

1938 елда – 339,
1949 елда – 319,
1958 елда – 283,
1970 елда – 220,
1989 елда – 65,
2002 елда – 45,
2010 елда – 32,
2015 елда – 24 кеше (татарлар).