Гомуми мәгълүмат

Пенза өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1928 елда Керенск районы буларак оештырыла, 1940 елдан хәзерге исеме, 1962 елдан 1966 елга кадәр бетерелә. Мәйданы – 1040 кв. км. Үзәге – Вадинск авылы (Пенза шәһәреннән 161 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 8785 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 94 кеше. Алар, нигездә, татар Шуриновкасы һәм Чудовка авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарлар 1630 елларда килеп урнаша һәм патша хакимияте тарафыннан Вад елгасы буендагы җирләрне саклау һәм үзләштерүдә йомышлы татарларны файдалану белән бәйле. 1639 елда Кадомнан илле татар Керенск чик буе ныгытмасына (хәзер Вадинск авылы) хезмәткә җибәрелә.

1686 елгы елъязмаларда Лакау (Покровское, Выглядовка) авылы телгә алына, анда Керенск чик буе ныгытмасында хезмәттә булган татарлар һәм атлы казаклар яши; XVIII йөз башында татар халкының бер өлеше православие кабул итә һәм руслаша.

XVII йөз уртасында кенәз Енгалычевлар һәм Кудашевлар нәселләре варислары тарафыннан Щербаковка авылына нигез салына; XIX йөз уртасында монда мәчет була. Шулай ук Керенск өязе йомышлы татарлары Чудовка авылына нигез салалар.

XVIII йөздә Керенск оборона сызыгы татарлары Бикзан елгасының югары агымы буенда, Лака елгасы башы янынды урнашалар, анда Икенче Лакау авылына (Горюновка) нигез салалар.

1864 һәм 1897 еллар арасында Татар Шуриновкасы авылы (Шуриновка авылы пүчинкәсе) оештырыла.

1722 елга кадәр однодворецлар һәм яңа чукындырылган татарлар Мачали авылын оештыралар, анда XIX йөз ахырында 615 кешедән 364 татар исәпләнә; мәчет эшли; бәйрәм һәм ял көннәрендә базар була.