РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Үзәк чуаш бүлеге органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1919 елның гыйнварыннан 1921 елга кадәр Казанда чуаш телендә нәшер ителә, барысы 18 саны чыга.

Мөхәррирләре — А.Лукин, Е.Фадеев, Н.Андреев.

Юнәлеше

Сәясәт бүлегендә — совет хөкүмәтенең декретлары һәм карарлары, хуҗалык, хәрби эшчәнлек мәсьәләләре буенча материаллар, гражданнар сугышы фронтларыннан хәбәрләр, фәнни бүлектә — тарих, география, медицина (аерым алганда, эпидемик авырулар һәм аларны кисәтү чаралары турында тәэфсилләп хәбәр ителә; медицина буенча мәкаләләр авторлары арасында — С.Вишневский); әдәби бүлектә — К.Ивановның «Нарспи» поэмасы, Ф.Павловның «Мәхкәмәдә» («В суде») комедиясе, М.Федоровның «Урман иясе» («Лещий») балладасы, яшь язучыларның гражданнар сугышы романтикасына дан җырлаган хикәяләре һәм шигырьләре дөнья күрә.

«Шурампус» укучыларын рус язучылары әсәрләре – И.Крылов мәсәлләре, Л.Н.Толстойның «Барлык сыйфатлар да аңардан» («От ней все качества») комедиясе, А.П.Чехов хикәяләре һәм башкалар белән таныштыра.

Чуаш язучылары И.Н.Юркин, Г.Тал-Мрза (Зайцев), Ф.П.Павлов хезмәттәшлек итә.

1919–1920 дә тиражның күп өлеше Кызыл Армия частьларына таратыла.

1995 елның июненнән «Сувар» газетасының шул ук исемдәге әдәби кушымтасы буларак басыла (4 сан).

Мөхәррирләре — Н.М.Сорокин, А.Г.Иванов, К.А.Малышев.

Татарстанда яшәүче чуаш шагыйрьләре, прозаиклары, публицистларының (В.Юдин, В.Ашкеров, Н.Зимин, В.Орлов һ.б.) шигырьләре, җырлары, хикәяләре, очерклары, татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләренең тәрҗемәләре басыла.

Әдәбият

Сорокин Н. Занялась «Заря» чувашская // Татарстан. 1996. № 1;

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.