Мәкалә мәктәп яшендәге балаларның авыруларын кисәтү мәсьәләләренә багышлана. Балаларның һәм ата-аналарның сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан республикада Сәламәтлек үзәкләре оештырыла, “Сәламәт мәктәп” проекты гамәлгә ашырыла, ул “Россия сәламәт мәктәп челтәре” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үсеш ала. Мәкаләдә Казан шәһәре “Азино” микрорайоны мәктәпләре укучылары һәм аларның ата-аналарының “сәламәт яшәү рәвеше” төшенчәсенә караган, үзләренең хәле, туклану һәм балалар сәламәтлеге үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча анкеталары нәтиҗәләре тикшерелә.

Сылтама ясау өчен: Яруллина Г.Р. Школьная медицина // Научный Татарстан. 2018. №4. С.92–95.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Яруллина Гүзәл Рәшид кызы – балалар өчен сәламәтлек үзәге мөдире, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе, балалар табибы-балалар эндокринологы, Татарстанның атказанган табибы