- РУС
- ТАТ
1992 елның 9–13 июнендә Казанда Тюркологларның бөтенсоюз съездларының (беренчесе 1926 елда Бакуда, икенчесе — 1976 елда Алма-Атада, өченчесе — 1980 елда Ташкентта, дүртенчесе — 1988 елда Бишкекта) дәвамы буларак уза. Советлар Союзы таркалганнан соң, Тюркологларның алтынчы конференциясенә халыкара статус бирелә.
Оештыручылары — РФА, ТР ФА; рәисе М.Х.Хәсәнов.
Илебез һәм чит ил (Англия, Франция, Италия, Төркия, Япония, Венгрия, Германия, Кипр) тарихчылары, тюркологларның (Казаннан — Д.Г.Тумашева, А.Х.Халиков, М.Г.Госманов, Я.Г.Абдуллин, Ф.С.Хәкимҗанов, Ә.Г.Кәримуллин; Мәскәүдән — Ә.Р.Тенишев, В.В.Трепавлов; Төркиядән — Н.Дәүләт, Ә.Тимер, И.Бинарк; Венгриядән — М.Иванич; АКШтан — Ф.Аллан һ.б.) 262 доклады тыңлана. Тел белеме, әдәбият белеме, фольклор, историография һәм тарих секцияләре эшләгән элеккеге төрки съездлардан аермалы буларак, Тюркологларның алтынчы конференциясендә өстәмә рәвештә культурология, иҗтимагый һәм фәлсәфә фикер тарихы, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләр секцияләре эшли. Гуманитар фәннәрнең төп максаты буларак һәр җирдә милләтләрне, милли телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү, торгызу билгеләп үтелә; 23 пункттан торган тәкъдимнәр кабул ителә. Тәкъдимнәрдә тюркологларның бөтендөнья ассоцияциясен булдыру; төрки халыкларының репрессияләнгән эшлеклеләре иҗатын тирәнтен өйрәнү; барлык төрки телләрнең акрынлап латин графикасына күчүләре; төркиләрнең объектив тарихын эшләү; элеккеге СССР территориясе буйлап барлык төрки топонимнарны торгызу; төрки халыкларның музыка сәнгатен өйрәнүне көчәйтү күздә тотыла.
Тюркологларның алтынчы конференциясе беренче Бөтендөнья татар конгрессында катнашучыларга мөрәҗәгать кабул итә, анда конгрессның Татарстанның дәүләт суверенлыгын алга таба ныгыту турындагы резолюциясе хуплана.
Конференция материаллары буенча «Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихчылары: традицияләр һәм хәзерге заман» («Языки, духовная культура и история тюрков: традиции и современность». Т.1–3, 1992–97) басмасы нәшер ителә.
Автор — Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.