Тарихы

Революциягә кадәрге чыганакларда Петров Починок авылы буларак та искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 280 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Ключище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән Теләче районында.

Хәзер – Үзәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Новая жизнь» колхозы оештырыла, соңрак Тельман исемендәге колхозга (Шармаш авылы) кушыла, 1957 елдан – Сталин исемендәге совхозда (үзәк утары – Үзәк поселогы, шулай ук Баландыш, Олы Нырсы, Карабаян, Сауш, Субаш, Шармаш, Айдар, Алга, Борчаклы Яз, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Урта Мишә, Иске Карабаян, Тәмте авыллары, Петровский поселогы керә), 1962 елда Ленин исемендәге совхозга (үзәк утары – Үзәк поселогы) үзгәртелә.

1968 елдан ВАСХНИЛ Бөтенроссия бүлеге каршындагы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының элиталы орлыклар җитештерү буенча Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (үзәк утары – Үзәк поселогы) эшли, 2005 елда хуҗалык «ВАМИН-Теләче агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Ленин исемендәге бүлегенә үзгәртелә.

Халык саны

1782 елда – 108 ир-ат;
1859 елда – 474,
1897 елда – 367,
1908 елда – 522,
1920 елда – 382,
1926 елда – 397,
1938 елда – 331,
1949 елда – 303,
1958 елда – 131,
1970 елда – 51,
1979 елда – 34,
1989 елда – 21,
2002 елда – 4,
2010 елда – 3,
2020 елда – 2 кеше (руслар).