Эчтәлек

1984 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Л.А.Севастьянова, В.А.Наумов тарафыннан чыгарыла.

Сорт тиз җимеш бирә, салкынга чыдам, уртача иртә өлгерешле, коккомикозга һәм корткычларга уртача чыдам. Куагы тәбәнәк, киң түгәрәк яисә яссы түгәрәк бөгелгән куе ябалдашлы. Яфраклары тар ланцетсыман, куе яшел төстә, ялтыравыклы. Һәр ел саен күп чәчәк ата.

Уңышы бер куактан 3 кг нан 16 кг га кадәр була. Җимешләре куе кызыл, сусыл, яңа өлгергән һәм эшкәртелгән килеш кулланыла. Җимешләре күчереп йөртүне яхшы кичерә. Яхшы серкәләндерүчеләре – "Түбән Кама", "Маяк" сортлары.

Татарстан Республикасында 1997 елдан районлаштырыла. Башлыча тәбәнәк куаклы, тыгыз утыртылган бакчалар өчен тәкъдим ителә.

Әдәбият

Фруктовый сад Татарстана.К., 2005.