- РУС
- ТАТ
атналык иҗтимагый-сәяси газета
Казан губернасы Спас өязе крәстияннәр депутатлары советының мөселман бүлеге органы.
1918 елның 7 апреленнән 1919 елның 16 гыйнварына кадәр Казан губернасының Спас шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барысы 20 саны чыга.
Мөхәррирләре — Х.Сафа, Г.Сөләйманов.
Башлангыч чорда газета вак буржуаз юнәлештә була; большевиклар йогынтысы белән акрынлап совет хакимиятен яклый башлый, Кызыл Армиягә булышлык күрсәтергә һәм ак чехларга каршы көрәшергә чакыра.
Мәгариф мәсьәләләренә игътибар бирә, заманча мәктәпләр төзергә, яңа тип укытучылар һәм укытучылар оешмалары булдырырга өнди, укытучылар конференциясе эшен яктырта.
Спасны КОМУЧның Халык армиясе частьлары алу вакытында газета чыкмый.
1920 елдан «Халык теләге» урынына Россия телеграф агентлыгының «Эш» газетасы чыга башлый.
Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;
Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.
Автор – З.З.Гыйләҗев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.