Биографиясе

1935 елның 2 апреле, Мари автономияле өлкәсенең Совет районы Шанер авылы —  2003 елның 3 мае, Казан.

1964 елда Иркутск медицина институтын тәмамлагач, шунда ук эшли.

1974–1989 елларда РСФСР Сәламәтлек саклау министрлыгының Свердловск тире-венерология фәнни-тикшеренү институтында.

1989 елдан Казан ГИДУВының дерматология кафедрасында.

Хезмәтләре нәселдән килгән тире авырулары клиникасына һәм патогенезына карый. Куклин беренче булып ихтиозга клиник-генеалогик, морфологик, дерматоглифик, функциональ тикшеренүләр үткәрә; авыруларны дәвалау һәм реабилитацияләү ысулларын тәкъдим итә.

1992 елда ТР Республика тире-венерология диспансеры каршында генодерматоз буенча үзәк оештыручыларның берсе.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Клинико-генетическая классификация ихтиоза // Вестн. дерматологии и венерологии. 1974. № 6;

Морфология «отторжения» части эпидермиса при hystrix форме ихтиоза // Вестн. дерматологии и венерологии. 1977. № 9;

Детская дерматовенерология. К., 1996 (автордаш).