Эчтәлек

Бизәлеш сәнгатендә, гамәли-бизәлеш сәнгатендә, дизайнда, китап графикасында, каллиграфиядә төп сәнгать чараларының берсе, сәнгатьнең башка төрләрендә дә кулланыла.

Татар сәнгатендә орнаментның стильләшү үзенчәлекләре халыкның сурәтләү культурасы традицияләре белән билгеләнә һәм ачык чагылышлы милли характерда була. Орнаментның сәнгати-стильләшкән типлары һәм аның төрдәш формаларының (геометрик, үсемлек, зооморф, эпиграфик) тарихи үсеш чорлары (Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм аннан соң чор һ.б.) белән нык бәйле. Орнаментның килеп чыгышы борынгы татарларның күчмә тормыш һәм игенчелек культурасына барып тоташа. Аларның беренчесенең традицияләре аппликация сәнгатендә, күн мозаикасы, йон һәм мех мозаикасы, тамбурлап (кабартып) чигү (кара Чигү), киез басу (кара Киез), зәргәрчелек алымнары нигезендәге бизәк формаларында һәм төрләрендә чагылыш тапкан. Орнаментның байтак ясалма бизәкләргә башлангыч биргән игенчелек һәм терлекчелек төрләре синтезы ташка һәм агачка уеп кисүдә, тукучылыкта, укалап чигүдә, зәргәрчелек алымнарының кайбер төрләрендә һ.б.да ачык чагыла.

Орнаментның гомумтөрки мирасындагы архаик төркеменә Таулы Алтай, Көнчыгыш һәм Үзәк Азия сәнгатенә хас табылдыклар, Салтау культурасы һәм угыз-бәҗәнәк, кыпчак кабиләләре культурасындагы үрнәкләр хас: бөтеркә бизәкләр, интеграль спиральләр, яфраксыман, йөрәккә охшаган, таҗ яфракчыгы кебек розеткалар һәм пальметталар, лалә чәчәге үрнәкләре, атлар һәм кошлар (еш кына ике башлы итеп ясалган сурәтләре), борма мөгезле сарык башлары, мәчесыман токымлы ерткычлар һ.б.

Әүвәлге болгар орнаментындагы «кош-җәнлек стиле» үрнәкләре (лачын, киек каз, үрдәк, әтәч, мәче башлы ябалак; поши, аю, эт, куян, сусар; арыслан, барс, грифон һ.б.), үсемлек («тормыш агачы», лотос, лалә, имән чикләвеге, тукранбаш һ.б.) һәм мифология белән бәйләнешле мәҗүси табынуларны чагылдыручы астраль дөнья (тәгәрмәч рәвешендәге күпнурлы тамгалар, хач, бөтеркә бизәк формасындагы нурлы билгеләр, ромб, нокталы түгәрәк үрнәкләре) бер очракта — символик-магия, икенчесендә бизәлеш функцияләре белән бирелгән.

Ислам дине кабул ителү белән, Идел буе Болгар дәүләте сәнгатендә орнамент теле декоратив шартлылык һәм абстрактлаштыру юнәлешендә үсә башлый. Гадиләшә һәм схемалаша барган зооморф орнамент әһәмиятен югалта бара.

Алтын Урда чорында эпиграфик орнамент тарала, купшы чәчәк стилендәге орнамент күтәрелеш чорын кичерә, еш кына үсемлек композицияләренең «куфи» һәм «сөлес» стильләрендәге гарәп язулары белән аралашкан арабеска һәм гирих төрләре барлыкка килә; математик төзү кануннарына буйсынган орнамент геометрик төс ала. Орнаментта мөселман сәнгате йогынтысы сизелә (аеруча Кече Азиядә, мәмлүкләр Мисырында, Кырымда), Шәрекъ-Азия сәнгатенең аерым үрнәкләре — лотос, «мәңгелек төен», «болытсыманнар» һ.б. үсеш ала.

Казан ханлыгы чорында орнамент Идел буе болгарлары (кара Болгар бизәлеш сәнгате) һәм Алтын Урда татарлары (кара Алтын Урда сәнгате) сәнгать традицияләрен чагылдырган стиль билгеләренә ия була. Анда төп урынны безнең көннәргә кадәр килеп җиткән ташка уеп ясалган архитектура фрагментларында, кабер ташларында, зәркән әйберләрдә чагылыш тапкан чәчәк стиле, бизәк белән баетылган композицияләр ала.

XVIII йөздә — XX йөз башында татар орнаментының прогрессив үсеше күрше һәм тугандаш төрки халыклар орнаментыннан аерылып торган үзенчәлекле стиль булдыруга ярдәм итә (бу орнаментның сәнгати-образлылыгына да, композицияле, колоритлы структурасына, башкару техникасына да карый). Күн, йон һәм тукыма аппликациясендә, тамбурлап чигүдә, шулай ук авыл йортлары фасадларын бизәүдә кулланылган контурлы һәм кисеп эшләнгән бизәк мозаикасындагы орнамент өлге алу принцибына нигезләнә. Аның үзенчәлеге шулай ук кәкре сызыклы формаларга һәм сызыклы силуэт-бизәкләргә, күп буяулы төсләргә, контуры белән охшаш фигураларны бер-берсе эченә кертү, бизәк һәм фонны бер-берсенә туры китерүгә корылган. Гамәли-бизәлеш сәнгатенең барлык төрләрендә үсеш алган чәчәк-үсемлек орнаменты үрнәкләреннән бай мотивлар репертуары туплана һәм ул гамәли бизәлеш сәнгатенең барлык төрләрендә үсеш ала. Аңа дала, болын һәм бакча чәчәкләре, лалә, гөлҗимеш, ромашка, дәлия, алтын чәчәк, кашкарый, ала миләүшә, нәркис, ирис, чәчәкле розеткалар, борынгыларыннан — пальметталар, тукранбаш, лотос керә.

Чәчәк рәсемнәре стильләшә, профильләп яки зурайтылып, еш кына букет яки «җәннәт бакчасы» композицияләре рәвешендә бирелә, дулкынсыман үренте йөзем тәлгәше үрнәкләре белән аралашып килә. Геометрик өлгеләрдән традицион үрнәкләр булып әверелгән бизәкләргә дулкын, бау, спираль, үрмә, борма, тәкә мөгезе, йолдыз, розетка, йөрәксыман, катлаулы кәкре сызыклы конфигурацияләр керә. Зооморф орнамент башлыча агачны уеп бизәкләгәндә, кайсы вакытта чиккән бизәкләрдә, укалы чигүдә, зәркән әйберләрдә очрый. Стильләшкән кош сурәтләре (еш кына канатлары җәелгән, ике башлы, кайвакыт кыр үрдәге, ябалак, күгәрчен рәвешендә, балык, ярканат, елан, пар ат һ.б. үрнәкләрдә очрый), «тормыш агачы»ның як-ягында урнашкан композицияләр аеруча тотрыклы орнаментлардан санала.

Орнамент композицияләре бай эчтәлекле (шәмаил һәм ләүхә) һәм символик-декор (Коръән тартмачыклары, беләзекләр, зәркән аеллар һәм вак-төяк әйберләр ясауга китә торган ташлар) функцияләр үтәүче гарәп графикасындагы язулар белән ярашып килә.

Татар орнаментын өйрәнүче Ф.Х.Вәлиев аның көнкүреш һәм сәнгать комплексларын күрсәтеп, мотив генезисларын тарихи чыганак буларак тикшереп системалаштыра һәм беренче тапкыр тарихи-этнографик һәм сәнгать белеме аспектларында анализ ясый. Ф.Х.Вәлиевнең рәсемле, фотографияләр һәм таблицалар белән баетылган китаплары хәзерге заман рәссамнары, архитекторлары һәм дизайнерлары өчен өстәл китабы булып тора, иҗади эшләрендә еш кулланыла.

Милли орнамент, гаять мөһим тәэсир итү чарасы буларак, бүгенге сәнгатьтә традицион нигезләргә таянып үсә, стильләшә, әйберләрнең яңа төрләренә һәм декоратив алымнарына туры килүче образлары да үзгәрә.

Әдәбият  

Сперанский П.Т. Татарский народный орнамент — Татар халык орнаменты: Альбом. К., 1948;

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. К., 1969;

шул ук. Татарский народный орнамент. К., 2002.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова