Биографиясе

1846 елның ноябре, Аягуз шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасының Семипалатинск өлкәсе — 1913 елның 14 марты, Чүгүчәк шәһәре, Кытай.

Чыгышы белән Казан губернасының Казан өязе Орнашбаш авылыннан булган сәүдәгәр Халит гаиләсендә туа.

Башта Аягуз, аннан соң Семипалатинск мәдрәсәләрендә укый.

1874 елдан Чүгүчәк шәһәрендәге мәчетләрнең берсендә имам-хатип булып тора, 1884 елдан шәһәр һәм округ казые.

1897–1888 дә Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кыла, Көнбатыш Европаның кайбер илләре башкалаларында, шулай ук Якын Көнчыгыш шәһәрләрендә була. Истанбулда төрек мәгърифәтчесе тарихчы Әхмәд Мидхәт белән очраша.

Көнчыгыш Төркестан буйлап сәяхәт итә, җирле халыкларның тарихы һәм көнкүрешенә кагылышлы материал туплый. Казакъларга, күчеп утырган татарларга, Урта Азия һәм Көнчыгыш Төркестандагы дәүләт берәмлекләренә багышланган «Тарихы җәридәи җәдидә» («Яңа тарих язмалары», 1889), «Тәварихы хәмсәи шәркыя» («Биш Шәрык халкы тарихы», 1910) китаплары авторы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләрендә Халиди алаш, үзбәк, казакъ, нугай кабилә исемнәре, «жуз» атамасы; ураннар; нугайларның һәм казакъларның берләшүләре, соңыннан исә аерымланулары; казакълар шәҗәрәсе; Үзәк һәм Төньяк Казакъстандагы археология һәм архитектура истәлекләре; Чыңгызхан һәм аның варислары; казакъ ханнары; Аблай хан; Әбелфәез хан; Әсән ата һәм ул әйтеп калдырган сүзләр; ханнарны сайлау; түрә һәм туләнгутлар; Урта Йөз (Жуз) казакъларының Россиягә кушылуы һәм административ округлар, ныгытмалар һәм шәһәрләргә нигез салыну; чалаказакъ этник төркеме хасил булуы тарихы турында яза.

Этнографик язмалары рухи мәдәнияткә багышлана (гореф-гадәтләр, йолалар, инанулар, халык белемнәре, шигърият һ.б.), аларда кием-салым, кирәк-ярак, терлекчелек хуҗалыгы хакында мәгълүматлар бар.

Әдәбият

Кармышева Д.Х. Казахстанский историк-краевед и этнограф Курбангали Халиди // Советская этнография. 1971. № 1.