Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Старая Буинка, Старые Курбаши исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 434,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Тояба волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1921–1922 еллардан Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Мәлки авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1946 елда авыл “Заря” колхозы составына керә. Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.М.Малов (1926 елда туган) – язучы, төбәк тарихын өйрәнүче, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан ореннары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 116,
1897 елда – 121,
1908 елда – 345,
1920 елда – 329,
1926 елда – 269,
1938 елда – 309,
1949 елда – 219,
1958 елда – 226,
1970 елда – 102,
1979 елда – 93,
1989 елда – 56,
2002 елда – 29,
2010 елда – 21,
2017 елда – 17 кеше (татарлар).