Биографиясе

1924 елның 10 феврале, Свердловск өлкәсенең Әчет районы Яманъелга авылы — 1945 елның 25 марты, Нойдорф торак пункты, Германия.

1942 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. 1943 елда Сталинград танк училищесен тәмамлый. 1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 24 нче гвардия танк бригадасының танк взводы командиры (4 нче гвардия танк армиясенең 5 нче гвардия механикалаштырылган корпусы).

1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Проскуров-Черновцы (1944), Львов-Сандомир һәм Сандомир-Силезия (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 24–25 мартында Силезиядә (Германия) барган сугышларда батырлык күрсәтә. Хаҗипов җитәкчелегендәге взвод беренче булып Владен торак пунктына килеп керә, 3 үзйөрешле артиллерия җайланмасының утын бастыра, танкны сафтан чыгара, бронетранспортёрны яндыра һәм дошманның берничә ротадан артык солдатын юк итә. 25 мартта ул сафтан чыккан танкның авыр яраланган экипаж әгъзаларын эвакуацияли һәм 4 сәгать дәвамында берүзе дошман белән сугыша, штурм тубын һәм берничә взводтан артык солдатны юк итә; сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган җирендә Хаҗиповка мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин