Административ-территориаль буйсынуы

1980 елда С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе ярдәмче хуҗалыгы үзәге буларак нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Биектау районында.

Хәзер Семиозерка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта урта мәктәп (1986 елдан, бинасы шул ук елда төзелә), мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1986 елдан), мәчет (2017 елдан); мәдәният йорты каршында “Улыбка” театр коллективы (2011 елдан) эшли.

Поселок территориясендә төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1989 елда – 471,
2002 елда – 485,
2010 елда – 494,
2017 елда – 639 кеше (татарлар – 77%).