Гомуми мәгълүмат

Көнбатыш Себердә, Урал федераль округы составында урнашкан. 1943 елда оештырыла. Үзәге – Курган шәһәре (Мәскәү шәһәреннән 1729 км көнчыгыштарак урнашкан). Мәйданы – 71,5 мең кв.км.

Халкы – 869814 кеше (2015 ел). Татарлар 2015 елда – 13500 кеше.

Татарлар, башлыча, Курган (2002 елда – 2081 кеше, 2010 елда – 1734, 2015 елда – 1734 кеше), Шадринск (2015 елда – 1800 кеше) шәһәрләрендә, Әлмән (2002 елда – 3528, 2010 елда – 4389, 2015 елда – 4096 кеше; Әлмән, Иванково, Өчкүл, Алакүл, Вишняково, Тузово авылларында), Сафакүл (2002 елда – 5661, 2010 елда – 4389, 2015 елда – 4096 кеше; Атҗитәр, Бахарево, Карасево, Мансур, Сафакүл, Сөлекле, Боровичи, Максимовка авылларында), Целинный (2002 елда – 1349; 2010 елда – 1043, 2015 елда – 980 кеше; Өчкүл, Белозёрки авылларында), Шадринск (2010 елда – 1020 кеше; Байрак, Сибирки, Эчкен авылларында), Шатрово (2002 елда – 1127, 2010 елда – 973, 2015 елда 1019 кеше; Кызылбай авылында) районнарында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Курган өлкәсенә татарлар Казан ханлыгы яуланганнан соң (1560 еллардан) килеп урнашалар.

XVII йөз уртасыннан күчеп килүчеләр саны күбәя (бигрәк тә өлкәнең көньяк-көнбатыш өлешендә). XVIII йөздә монда казак хезмәтендәге татарлар күчеп утыра.

1932–1933 елларда Шадринск шәһәрендә «Ленин юлы» газетасы нәшер ителә. 1950–1960 елларда Сафакүл районында «Коммунист» газетасына татарча кушымта чыга. 1996 елда Курган шәһәрендә – «Туган тел» татар җәмгыяте, 2001 елдан Сафакүл авылында татар-башкорт мәдәнияте үзәге эшли. 2000 елдан Сафакүлдә «Замандаш» татар-башкорт өлкә газетасы нәшер ителә.

Хәзерге вакытта Курган өлкәсендә 37 мәчет һәм Курган шәһәрендә ислам мәдәни үзәге (1998 елдан) эшли.

Сафакүл, Әлмән авылларында төбәк тарихы музейлары, Сөлекле авылында татар халык театры (1984 елдан Сафакүл районы), Әлмән (1981 елдан), Зур Дубровный (1992 елдан, Целинный районы) авылларында фольклор коллективлары, «Ак каен» (1989 елдан) һәм «Дуслык» (2000 елдан, Сафакүл районы), «Изге ай» (1993 елдан, Шатрово районы), «Миләш» һәм «Дуслык» (Шадринск районы), «Ялкын» (Әлмән районы), «Салават купере» (2009 елдан, Сафакүл районы), «Дулкын» (2013 елдан, Әлмән районы), «Болан» балалар фольклор төркеме (1995 елдан, Шатрово районы) һ.б. эшли. 1995–1998 елларда Өчкүл авылында «Җомга» һәвәскәрләр клубы эшли.

1997 елда Сафакүл авылында – татарларның өлкә съезды, 2004 елда Курганда Урал аръягы татарларының икенче съезды үткәрелә, Курган өлкәсендә барлыгы дүрт съезд үткәрелә (соңгысы – 2015 елда).

Курган өлкәсенең дүрт мәктәбендә татар теле предмет буларак факультатив дәресләрдә өйрәнелә (2015/2016 уку елы мәгълуматларына караганда). 2000–2002 елларда Курган өлкәсендә ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән махсус курсларда 22 татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләнә.

1998 елда Курган өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында икътисад, фән-техника һәм мәдәният, сәүдә, иҗтимагый фәннәр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзелә.

Күренекле кешеләре

Курган өлкәсендә Советлар Союзы Герое Х.Г.Гыйззәтуллин; мөфти, 1951–1974 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ш.Ш.Хыялетдинов; биология фәннәре докторы М.И.Исмәгыйлев; язучы, драматург А.С.Әхмәт (Әхмәтов); шагыйрьләр Г.З.Гатауллин (Макс Гатау), Ә.М.З.Уразаев (Кормаши) һәм Җ.Х.Юмаев; журналист Җ.Г.Байбулатов; автоузышчы, ТРның һәм РФнең атказанган спорт остасы, ТРның һәм РФнең атказанган тренеры С.С.Якубов туган.