Никифор (XVIII йөз), алпавыт, Ивашевка авылы (хәзерге Буа районында) хуҗасы.

Пётр Никифорович (1767 — 21.11.1838, Сембер губернасы Ундоры авылы (Сембер шәһәрендәге Покров монастыре зиратында җирләнә), генерал-майор, Георгий кавалеры, А.В.Суворовның адъютанты, аның штабы башлыгы. Аңарда Суворовның безнең көннәргә килеп җитмәгән язмалары сакланган. Ялын Казанда уздыра. Хатыны – Вера Александровна (?— 27.5.1837), Казан алпавыты А.В.Толстойның кызы. Ул 1820 елда Сембер Хезмәт сөючеләр йорты – ятим кызлар уку йортының попечителе була.

Василий Петрович (13.10.1797 — 28.12.1840, Тобол губернасы Туринск шәһәре), лейб-гвардия Кавалергард полкы ротмистры, 2 нче армия башкомандующие граф П.Х.Витгенштейнның адъютанты (1819), декабрист, «Иминлек берлеге» («Союз Благоденствия») җәмгыяте (1819–1820), Көньяк җәмгыять (1820) әгъзасы. Рәссам (аның тарафыннан ясалган Ивашевка авылындагы утар рәсеме сакланган), шагыйрь («Стенька Разин» поэмасы, «Балыкчы» элегиясе авторы). Өйдә тәрбияләнә. 1812 елда император сараена паж итеп билгеләнә. Паж корпусын тәмамлый. 1815 елда Кавалергард полкында корнет, 1816 елдан поручик, 1818 елдан штаб-ротмистр. 2 нче армиядә хезмәт иткәндә (Тульчин шәһәре, Украина) күп кенә декабристлар белән дуслаша, П.И.Пестель белән бер фатирда яши, беренчеләрдән булып «Рус хакыйкате» («Рус­ская правда») тексты белән таныша. 1821 елда Көньяк җәмгыять киңәшмәсендә «республика идарәсе кертелүгә ризалаша; тәхетне бетерүгә юнәлдерелгән, революцион ысул белән хәрәкәт итүне» хуплый. Аерым управа башлыгы булып сайлана, ләкин 1821 елдан авырып китүе аркасында бөтенләйгә ялга җибәрелә, аның эшчәнлегендә катнашмый. 1825 елның февраленнән әти-әнисе янында Сембердә, озак вакыт туганнары янында Казанда һәм Черпы авылында яши. А.А.Наумова әдәби түгәрәге әгъзасы. 1826 елда Сембердә император Николай I гә тугрылык саклау турында ант бирә. Василий Петровичны кулга алу турындагы әмер ул киткәннән соң гына килә (әтисе Пётр Никифорович улын Муромда куып җитә һәм аны бу хакта искәртә). Ул 1826 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә кулга алына, 2 нче разряд буенча хөкем ителә, 1827 елның 17 февралендә Себергә 20 елга каторгага җибәрелә.

1828 елның гыйнварында Пётр Никифорович Казаннан улына: «Кичә, минем йөрәк дустым, бирегә бердәнбер максат белән мөхтәрәм Наталья Дмитриевна Фонвизин белән дулкынландыргыч очрашуга килдем... [...]. Юл аны алҗыткан иде, мин аның янына атаклы Фуксны алып килдем һәм, бергәләп үтенеп, аны монда ике көнгә калырга күндердем», – дип яза. 1831 елның җәендә В.А.Ивашева һәм М.П.Ле-Дантю В.П.Ивашевның кәләше Камилла Петровна Ле-Дантюны (15.6.1808 – 30.12.1839, Туринск шәһәре) Себергә озату өчен Казанга киләләр. 1838 елның августында Елизавета Петровна Ивашева абыйсы янына Себергә барып кайта. Камилла Петровна һәм Василий Петрович вафат булганнан соң, аларның балалары әбиләре – М.П.Ле-Дантю тәрбиясенә кала. 1841 елда аларга Сембер губернасына, аннан соң Казан губернасы Спас өязенең Бураково авылында яшәргә рөхсәт бирелә. Алар берничә ел Бураково авылында туган апалары Е.П.Хованская янында яшиләр, соңрак Санкт-Петербургка күчеп китәләр.

Балалары: Мария (7.1.1835, Пётр заводы – 28.4.1897) 1854 елдан К.В.Трубников белән никахта. Хатын-кызлар хәрәкәте лидерларының берсе, Надежда Стасова, Варвара Тарновская, Анна Философова көрәштәше. Аның кызлары «Кара бүленеш» («Чёрный передел») революцион төркеме әгъзалары булалар; Пётр (1837, Туринск шәһәре – 29.1.1896), артиллерист, Е.А.Лебедевага өйләнә; Вера (7.12.1838, Туринск шәһәре – ?), «Җир һәм азатлык» («Земля и воля») оешмасы әгъзасы, революционер А.А.Черкасов хатыны.

Әдәбият           

Буланова О.К. Декабрист Ивашев и его семья // Былое. 1922. № 19;

Памяти декабристов: Сб. материалов. Л., 1926. Вып. 2;

Гарзавина А.В. «В Казань, профессору К.Ф.Фуксу...». К., 1987.  

Автор — А.В.Гарзавина