И.Я. Яковлев музее. Музей бинасы

Мәктәп музее буларак 1985 елда оештырыла, 1998 елда ТР МКның 1992 ел 20 март карары нигезендә муниципаль музей буларак ачыла.

Музейны оештыруда укытучылар В.Л.Ефремов, С.Н.Лазарев, А.С.Байдеряков катнашалар. Экспозициянең фәнни концепциясе авторы — Чуаш Республикасы милли музее хезмәткәре В.Г.Шляхина, сәнгать проекты авторы — Чуаш Республикасының атказанган рәссамы Ю.П.Матросов. Экспозицияне булдыруда Чуаш Республикасы Милли музее хезмәткәрләре А.М.Лаптева, Т.Н.Орлова, ТР Милли музее хезмәткәрләре С.И.Матвеев (иҗади-сәнгать төркеме җитәкчесе), А.Д.Хәйруллина, Л.Е.Еникеева, Т.Б.Чканова; Чуаш Республикасы рәссамнары Ю.Ю.Ювенальев, Ю.М.Смирнов өлеш кертәләр.

Музей бер катлы агач бинада урнашкан (И.Я.Яковлев акчасына төзелгән элекке училище бинасы, 1895). Экспозиция мәйданы — 220 м2, фондларында 1161 саклау берәмлеге исәпләнә, 4 бүлектән тора: «Кошки-Яңа Тимбай училищесе тарихы», «Авыл тарихы», «И.Я.Яковлевның тормышы һәм эшчәнлеге», «Бөек Ватан сугышы». Экспонатлар арасында — И.Я.Яковлевның кара савыты, көнкүреш предметлары, чуашларның халык гамәли-бизәлеш сәнгате эшләнмәләре, Кошки-Яңа Тимбай чиркәве рухание чапаны ризасы (ХХ йөз башы). Музей ел саен ачылу көнен (11 апрель), Җиңү көнен (9 май) билгеләп уза. Директоры — А.А.Пыркин (1998 елдан).

И.Я. Яковлев музее. Экспозиция фрагменты