Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, 1 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 693,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшайск (1919 елдан – Краснококшайск) өязе Сотнур волостена керә. 1920 елдан –ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән – Яшел Үзән, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Олы Битаман авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Партизан” колхозы оештырыла. 1951 елдан – “Алга” колхозы (колхоз идарәсе Олы Битаман авылында урнаша), 1994 елдан – “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1999 елдан – “Игенче” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Битаман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (бинасы 1959 елда төзелә), китапханә (1957 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан); клуб каршында “Без театрга гашыйк” театр коллективы (2010 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Рафис Корбан (1957 елда туган) – шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, нашир, Ш.Маннур һәм А.Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты; Г.Ш.Шәрәфетдинов (1926 – 1997) – язучы, журналист, ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 210,
1897 елда – 298,
1908 елда – 363,
1920 елда – 481,
1926 елда – 436,
1938 елда – 539,
1949 елда – 474,
1958 елда – 454,
1970 елда – 464,
1989 елда – 217,
2002 елда – 226,
2010 елда – 204,
2017 елда – 192 кеше (татарлар).