- РУС
- ТАТ
(лат. gravis – авыр һәм ...метрия), планеталар өстендә һәм эчендә, шулай ук аларның тирә-юнендә гравитация кыры һәм аның элементларының таралуын өйрәнә торган фән
Гравиметрия турындагы мәгълүматлар астрономогеодезиядә (планеталарның массасын һәм формасын исәпләү, космоста тикшеренүләр), геологиядә (Җирнең эчке төзелеше, геологик карта төшерү, файдалы казылмалар эзләү), инженерлык геофизикасында, археологиядә, хәрби эшләрдә (ракеталар җибәрү һ.б.) һәм башка тармакларда кулланыла.
Гравитация кыры беренче тапкыр Г.Галилей тарафыннан үлчәнелә (1590 ел).
СССРда беренче тапкыр 1930 елларда, Җир кабыгының төзелешен өйрәнү максатыннан, маятниклы приборлар ярдәмендә планга төшерү буенча дәүләт эшләре алып барыла.
1950 еллардан башлап, СН-3 тибындагы гравиметрлар эшләп чыгарыла башлагач, эзлекле рәвештә ил буенча гравиметрик төшерү эшләре алып барыла.
Татарстан Республикасында гравиметрик эзләнүләр Казан университетында (А.Д.Дубяго, В.П.Боронин, Д.К.Нургалиев, З.М.Слепак һ.б.), Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк институтында (А.Г.Салихов, Н.С.Евграфов, Г.Е.Кузнецов һ.б.), Казан геофизика экспедициясендә (З.М.Слепак, А.В.Андреев, Ю.Б.Антонов, В.П.Степанов, М.Я.Боровский һ.б.) үткәрелә.
Төшерелгән план нәтиҗәләре кристаллик нигез сындырмаларының юнәлешен билгеләүдә, нефть эзләү мәсьәләләрен хәл итүдә, геологик карталар төзүдә кулланыла.
1) Гравиразведканың кире мәсьәләсен микъдари дәрәҗәдә хәл итү мөмкинлеген бирүче нефтьле-газлы структуралар эзләүнең; 2) Җир шарының блоклы төзелешен билгеләүнең; 3) региональ профильләр буйлап тирән геологик киселешләрне ачыклауның теоретик һәм гамәли гравитацион модельләре эшләнгән.
Инженерлык геофизикасында яңа юнәлеш – архитектура истәлекләренә зарарлы йогынты ясаучы актив геологик процессларны өйрәнүдә югары төгәллектәге гравиметрик күзәтүләрне мониторинг режимында куллану гамәлгә керә. Казан Кремле территориясендә авырлык көче үзгәреше буенча Сөембикә манарасы һәм Губернатор сарае фундаментына техноген суларның тискәре йогынтысы ачыклана; аларның күп еллар буена ясаган тәэсире манара авышуга сәбәп була һәм сарай янкормасы ишелүгә китерә; югары төгәллектәге гравиразведканың нәтиҗәлелеге киселешнең өске өлешендә убылмалар хасил булу куркынычына илтүче йомшак токымлы участокларны тикшергәндә һәм культуралы катламда борынгы таш корылмалар калдыгын эзләгәндә чагыла (З.М.Слепак).
Беренче тапкыр структур гравиметрия нәтиҗәләрен геологик тирәлекнең сакланышын бәяләүдә кулланырга тәкъдим ителә (М.Я.Боровский, И.Х.Газиев, Д.К.Нургалиев).
Слепак З.М. Применение высокоточной гравиразведки при поисках нефтеносных структур. М., 1989;
Гравиразведка. М., 1990;
Боровский М.Я., Газеев И.Х., Нургалиев Д.К. Геоэкология недр РТ: геофизические аспекты. Казань, 1996;
Slepak Z. Complex Geophysical Investigations for Studying the Cultural Layer and Remains of Ancient Buildings in the Territory of Kazan Kremlin // Archeological Prospection. 1997. V.4.
Автор – З.М.Слепак
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.