Биографиясе

? – 972 яки 973.

Кенәз Игорь улы.

Балигъ булганчы һәм хәрби яулар вакытында дәүләт белән әнисе, княгиня Ольга идарә итә (969 елга кадәр).

946–966 елларда Святослав I хәзәрләргә ясак түләгән вятичлар җирләрен үзенә буйсындыра. Хәзәр каганлыгына яулар оештыра, Саркел шәһәрен (965), каганлыкның башкаласы Итил шәһәрен (969) җимерә. Төньяк Кавказга яу белән бара, Сәмәндәр кальгасын яулап ала, яс һәм касог (кашак) кабиләләрен җиңә, Таматарха кенәзлегенә нигез сала.

Святослав I Идел буе Болгар дәүләтенә яу оештырган (965) дип фаразлана, ләкин бу фикер расланмый.

967–968 елларда Византия белән килешү төзеп, Дунай елгасы буендагы Болгар дәүләтенә бәреп керә, аны яулый, Дунай буендагы Переяславец шәһәрен башкала итә. Византия, кенәзне Балканнан кысрыклап чыгару максаты белән, Киевка бәҗәнәкләр яуларын оештыра. Святослав I, яуларны куып, Болгар патшалыгына кире кайта һәм Византия белән сугыш башлый (971 тирәсе). Византия императоры Цимисхий гаскәрләре тарафыннан берничә тапкыр җиңелә, Дунай буендагы Доростол шәһәрендә камап алына. 3 ай камалышта булганнан соң, Цимисхий белән солых килешүе төзи һәм Болгар патшалыгыннан чыгып китә. Киевка кайтып барганда бәҗәнәкләр тарафыннан үтерелә.

Чыганаклар

Повесть временных лет. СПб., 1996; Лев Диакон. История. М., 1988.

Әдәбият

Греков Б.Д. Киевская Русь. М., 1953.

Калинина Т.М. Сведения Ибн Хаукаля о походах Руси времён Святослава // Древнейшие государства на территории СССР. М., 1976.

Рыбаков Б.А. Киевская Русь и русские княжества XII–XIII вв. М., 1982.

Сахаров А.Н. Дипломатия Святослава. М., 1982.

Автор – И.Л.Измайлов