- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык җитәкчесе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре (1985)
1929 елның 10 марты, Чистай кантоны Коры Көрнәле авылы – 1995 елның 13 феврале, Казан шәһәре.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1958). 1954 елдан Иске Салман, Урта Тигәнәле, Коры Көрнәле авылларында укыта, КПСС район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары (1957 елдан), секретаре (1959 елдан), Алексеевск район башкарма комитеты рәисе (1962), Чистай район башкарма комитеты рәисе (1962 дән); 1970 елдан «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе, 1992–1995 елларда «Татинкооп» акционерлык җәмгыяте президенты.
Р.Ф. Сафиуллин җитәкче булганда, кулланучылар кооперациясе системасы белән идарә итүдә үзгәрешләр уздырыла, вак авыл кулланучылар җәмгыятьләре бетерелә, 51 зур район кулланучылар җәмгыяте (райпо), 9 ярдәмче хуҗалык булдырыла. Барлык район кулланучылар җәмгыятьләрендә кибетләр, универсамнар, сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы предприятиеләре, ипи заводлары, авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм эшкәртү объектлары, колбаса, кондитер ризыклар һәм консерв әзерләү цехлары төзелешләре алып барыла.
1970–1990 елларда кулланучылар кооперациясенең товар әйләнеше 543,1 млн. сумнан 1390,4 млн. сумга арта. 1963–1967, 1971–1975, 1980–1985, 1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1989–1991 елларда СССР Югары Советы депутаты. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Баязитов К.С., Шакиров Р.В. Больше века на службе людям (Из истории потребительской кооперации Республики Татарстан). Казань, 1995.
Автор – И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.