Илләт елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 8,8 км, ТР чикләрендә – 18,8 км. Бассейнының мәйданы 487,4 км2. Вятка увалы калкулыгыннан ага. Елга башы һәм тамагы Мари Республикасында, ТРына елганың Арча һәм Әтнә районнарындагы 2 участогы керә. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 98 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 65%.

Шураның 0,6 дан 14,7 км га кадәр озынлыктагы 20 кушылдыгы бар, аларның күпчелеге Мари Республикасы территориясендә. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,3 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа.

Язын суы уртача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.