Эчтәлек

Түбән Кама шәһәреннән 7,5 км ераклыкта урнашкан.

Эшләүчеләр саны 2,5 мең кеше (2018).

1968 елда Түбән Кама нефть химиясе комбинаты составында төзелә башлаган шиннар заводы җирлегендә 1971 елда Түбән Кама шиннар заводы буларак төзелеп тапшырыла (генераль проектлаучы — Мәскәү «Резинпроект» институты, генераль подрядчигы — «Татэнергострой» төзелеш идарәсе). 1977 елдан «Түбәнкамашин» ҖБ, 1994 елдан «Түбәнкамашин» АҖ, 2002 елдан — «Татнефть» АҖнең нефть химиясе комплексы составында.

1973 елда беренче автомобиль камералары чыгарыла; 1976 елда завод проектта каралган еллык куәтенә ирешә (җиңел машиналар өчен 5,2 млн покрышка һәм 7,5 млн камера), Ленин комсомолы исемендәге (Мәскәү) һәм Тольятти шәһәре автомобиль заводлары өчен әлеге эшләнмәләрнең төп җитештерүчесенә әверелә. Гомуми продукция күләмендә прогрессив радиаль конструкцияле шиннарның өлеше 11% тәшкил итә.

1974–1979 елларда, КАМАЗ төзелүгә бәйле рәвештә, йөк автомобильләре өчен, башлыча, Бөек­британия, Франция, ГФР, Италия, Нидерландта эшләнүче җиһазлар белән коралланды­рылган йөк автомобильләре өчен шин җитештерүче завод төзелә (проекттагы еллык куәте 3,8 млн шин һәм 5,5 млн камера). Анда «КАМАЗ» автомобильләре өчен илдә беренче булып металл кордлы, норматив үтеш ераклыгы башка үрнәкләрнекеннән 5 тапкыр артык булган шиннарны серияләп җитештерү үзләштерелә (1980). 1977 елда массакүләм һәм йөк машиналары шиннары заводлары һәм ремонтлау-механика заводы ҖБ составына керәләр.

Яңа куәтләр өстәлү белән беррәттән, предприятиедә эш җиһазларын модернизацияләү алып барыла, сыйфат белән комплекслы идарә итү системасы һәм җитештерү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы кертелә, шиннар конструкциясе һәм резин катнашмаларының составы күпкә яхшыртыла. 1985–1987 елларда, җитештерүне туктатмыйча, «Пирелли» компаниясе (Италия) технологияләре һәм җиһазларына нигезләнеп, массакүләм шиннар заводында реконструкция үткәрелә һәм шуның нәтиҗәсендә җиңел автомобильләр өчен өстәмә рәвештә 2,5 млн данә металл кордлы шин җитештерү үзләштерелә. 1991 елда ҖБ илнең шин сәнәгате тарихында рекордлы еллык күрсәткечләргә ирешә: 12,2 млн шин, шул исәптән җиңел автомобильләр өчен 7,4 млн, йөк машиналары өчен 3,99 млн, авыл хуҗалыгы техникасы өчен 0,81 млн шин эшләп чыгара.

1995 елда «Түбәнкамашин»да 7,9 млн берәмлек продукция җитештерелә. 2004 елда «Пирелли» фирмасы эшләгән технология нигезендә җиңел машиналар өчен югары сыйфатлы радиаль «КАМА-EURO» шиннарын җитештерү линиясе (елына 2 млн данәгә исәпләнелгән) файдалануга тапшырыла. 2007 елда экологик яктан техник углеродка караганда күпкә зыянсызрак кремнозём-силаннан (ак корым) резина катнашмалар алу өчен яңа әзерлек бүлеген төзү тәмамлана, 2009 елда автобуслар һәм йөк машиналары өчен тоташ металл кордлы (ЦМК) шиннар җитештерү — «Түбән Кама ЦМК шиннар заводы» ҖЧҖ оештырыла (елына 1,2 млн данә). 2011 елда мөстәкыйль «Түбән Кама йөк шиннары» ҖЧҖ аерып чыгарыла. «Түбәнкамашин» АҖ белән бергә алар «Татнефть» АҖнең җитештерү куәтләренең зурлыгы һәм җиһазланышы, продукция күләме һәм ассортименты буенча БДБ илләренең тиңдәш предприятиеләре арасында иң алдынгы урынны тоткан шиннар комплексына керәләр. Резина катнашмалары әзерләү, покрышкалар җыю һәм вулканлаштыру һ.б. технологик операцияләр агымлы-механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган җиһазларда башкарыла. Ел саен предприятиедә 10–15 төрдәге яңа эшләнмәләр җитештерү үзләштерелә. «Түбәнкамашин»да гамәлдә булган сыйфат һәм экологик менеджмент системасы халыкара ИСО стандарты сертификатына ия. Йомык цикллы су тәэминаты сәнәгый агынтыларны булдырмый. Россиядә тиңдәше булмаган «Рутнер» (Австрия) миче ярдәмендә күмәргә ярамый торган калдыклар үтилләштерелә.

2017 елда комплекс предприятиеләре тарафыннан 370 ләп төрдәге җиңел, җиңел-йөк, катнаш-йөк, ЦМК йөк, авыл хуҗалыгы өчен, индустриаль 9,7 млн данә шин (КАМА, КАМА PRO, Viatti маркалары белән) җитештерелә.

Россиядә эшләп чыгарылган барлык шиннарның 20% тан артыгы «Түбәнкамашин» өлешенә туры килә. Продукция предприятиенең Россиянең барлык төбәкләрендә сәүдә челтәре булдырган «Кама» сәүдә йорты ҖЧҖ (1999 елда оештырыла) аша сатыла. Эшләнмәләрнең 45% ы шиннарның икенчел базарында сатыла, 30% тирәсе заводларга, шул исәптән «АвтоВАЗ» (17% чамасы), «КамАЗ», «АвтоГАЗ», «Ижмаш», «УралАЗ», «Форд Соллерс Холдинг» АҖләренә һ.б.га җибәрелә. Продукция дөньяның 30 дан артык иленә (Бөекбритания, Чехия, Бельгия, Польша, Болгария, Төркия, Мисыр, Судан, Яңа Зеландия, Куба, шулай ук БДБ һәм Балтыйк буе илләре) чыгарыла. «Түбәнкамашин» — Венгриянең «Икарус» автобуслары өчен шиннар җитештерүче бердәнбер предприятие.

«Түбәнкамашин»га төп чимал бирүчеләр арасында «Түбәнкаманефтехим» (30% тан артык), «Түбән Кама техник углерод заводы» (10% тирәсе) АҖләре бар.

«Түбәнкамашин» һәм аның продукциясе күпсанлы халыкара һәм Россия бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1995 елда яхшы сыйфат һәм чит илләр белән икътисади-сәүдә бәйләнешләрен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Алтын Меркурий», 1996–2001 елларда — «Иң яхшы сыйфат өчен» (Швейцария), «Сыйфат өчен» (Мексика, Франция, Италия), «Зур алтын клише» (Франция, Израиль, АКШ), «Технология һәм сыйфат өчен» (Германия) призлары белән бүләкләнә, 2016–2017 елларда «Россиянең иң яхшы 100 товары» җитештерүче предприятие дип таныла. Предприятиенең күп кенә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кешегә СССР Дәүләт бүләге, 1 кешегә СССРның атказанган сәнәгать хезмәткәре исеме бирелә; 2 кеше — Октябрь Революциясе, 16 кеше — Хезмәт Кызыл Байрагы, 9 кеше — Халыклар дуслыгы, 31 кеше — «Почёт билгесе», 31 кеше 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденнары, 90 кеше медальләр белән бүләкләнә. «Түбәнкамашин» — Түбән Кама шәһәрен төзүче предприятиеләрнең берсе, үзенең поликлиникасы, спорт комплексы, сәламәтләндерү лагере, ял базасы, санаторий-профилакторие, көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты һ.б. объектлары бар.

Предприятие җитәкчеләре: Н.А.Зеленов (1971–1997), Р.С.Ильясов (1997–2011),  Р.Ф.Борһанов (2012–2017), Ц.Б.Портной (2018 елдан).

Әдәбият

Нижнекамский репортаж. К., 1978; 

Дорогу нижнекамским шинам. Нижнекамск, 2003.

Автор — С.Г.Белов