Географик урыны

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Көнбатыш Кама алдының көнбатыш өлешендә урнашкан.

Татарстан Республикасының Алексеевск, Әлки районнары, Ульяновск өлкәсе; Куйбышев сусаклагычы акваториясе буйлап көнбатышта – Татарстан Республикасының Тәтеш, төньяк-көнбатышта – Кама Тамагы, төньякта – Лаеш районнары белән чиктәш.

Гомуми мәгълүмат

Оештырылу вакыты – 1930 елның 10 августы.

Район үзәге – Болгар шәһәре.

Мәйданы – 2022,1 кв.км.

Халык саны 2021 елга – 18405 кеше.

Милли состав:

Торак пунктлар саны – 46.

Тарихы

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Спас өязенә карый, 1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында.

Спас өязе 1781 елда Казан наместниклыгына керә, 1796 елда наместниклык губернага үзгәртелә, Спас өязе юкка чыгарыла, 1802 елда кабат торгызыла. 1897 елда өяз мәйданы – 5252,6 квадрат чакрым тәшкил итә, халык саны – 175198 кеше (89525 ир-ат, 85673 хатын-кыз), шуларның 58,5% ы − руслар, 30,2% ы − татарлар, 72% ы − чуашлар, 4,1% ы – мордвалар.

XIX йөздә өяз 3 станга, 14 волостька, 5 земство участогына бүленә. 1904 елга кадәр беренче станга (үзәге – Өчкүл авылы) – Гусиха, Жедяевка, Йорткүл, Өчкүл, Ширбәт; икенче станга (Рамодан авылы) – Левашёво, Мораса, Николо-Пичкас, Полянка, Рамодан; өченче станга (Әхмәт авылы) − Базарлы Матак, Кузнечиха, Түбән Әлки, Успение, Юхмачы волостьлары керә.

1905 елдан үз эченә 4 стан, 5 земство участогын, 14 волостьны ала. Беренче станга (үзәге – Пичкас авылы, 1916 елдан Спас шәһәре) – Ширбәт, Гусиха, Николо-Пичкас; икенче станга (Рамодан авылы) – Полянка, Рамодан, Левашёво, Мораса; өченче станга (Кузнечиха авылы) −Түбән Әлки, Юхмачы, Базарлы Матак, Кузнечиха; дүртенче станга (Өчкүл авылы) – Өчкүл, Йорткүл, Жедяевка волостьлары керә. 1915 елда Иске Бәрән волосте оеша.

Өяздә 46 авыл һәм 159 сала исәпләнә. Халкы игенчелек (солы, арыш, бодай, карабодай, җитен, киндер игелә), терлекчелек, умартачылык, бакчачылык, балыкчылык, известь яндыру, поташ заводлары өчен юка нарат мичкәләр җитештерү, он тарту кәсепчелеге һәм читкә китеп эшләү, сәүдә белән шөгыльләнә. Өяздән читкә икмәк, ярма, борчак, он, балык, атлар чыгарыла. Ефәк, йон, киҗе-мамык, киндер тукыма, табак-савыт, агач һәм балчык савытлар, сумала, дегет һ.б. кертелә.

XIX йөз ахырында өяздә 20 фабрика һәм завод, шул исәптән поташ, селитра, май язу, шәраб, ат (Левашёва), кирпеч заводлары; «Кавказ һәм Меркурий» пароходчылык җәмгыятенең механика заводы; су һәм 18 җил тегермәне эшли.

XX йөз башында өяздә 625 башлангыч халык мәктәбе, 614 чиркәү-приход мәктәбе, Изге Гурий борадәрлегенең 142 миссионерлык башлангыч мәктәбе, ике класслы шәһәр училищесы; 86 мәдрәсә һәм мәктәп була.

1920 елда ТАССР оешу барышында өяз юкка чыгарыла; Жедяевка һәм Йорткүл волостеның күп кенә авылларыннан кала, аның волостьлары җирлегендә ТАССРның Спас кантоны барлыкка килә. 1926 елда кантон мәйданы 4830 кв.км тәшкил итә, халык саны 138581 мең кеше, шул исәптән руслар – 81118, татарлар – 42034, чуашлар – 11278, мордвалар – 3920. Шәһәр халкы саны – 6039, авыл халкы – 132542 кеше. 282 авыл торак пункты, 8 волость: Әлки, Базарлы Матак, Кузнечиха, Левашёво, Өчкүл, Спас, Тигәнәле, Юхмачы волостьлары керә.

1930 елның 10 августында ТАССРны районлаштыру барышында кантон территориясендә Әлки һәм Спас районнары барлыкка килә. Оешкан вакытында Спас районына 1 шәһәр һәм 41 авыл советы, 95 торак пункт керә, аларда 52504 (руслар – 46231, татарлар – 4641, башка халыклар – 1632) кеше яши.

Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. ТАССР Үзщк Башкарма комитетының 1935 елның 10 февраль карары нигезендә территориянең бер өлеше яңадан оештырылган Кузнечиха районына (1960 елның 28 октябрендә кире кайтарыла) бирелә.

1935 елның 1 апреленнән Спас районы Куйбышев районы итеп үзгәртелә.

1940 елда районның мәйданы 1762 кв.км тәшкил итә, халык саны – 49,4 мең кеше, 34 авыл советы, 101 торак пункт була. 1963 елда Куйбышев районына Әлки районы кушыла. Районның мәйданы – 3922 кв.км тәшкил итә, халык саны – 82,5 мең кеше, 164 торак пункт, 1 шәһәр һәм 34 авыл советы керә. 1965 елның 12 гыйнварында Әлки районының яңадан аерылып чыгуы һәм яңа административ-территориаль бүленеш реформасы нәтиҗәсендә, район территориясе – 2026 кв.км га, халык саны – 38,7 мең кеше, авыл советы − 14, торак пунктларның саны 75 кә кала.

1991 елның 4 октябреннән районга әүвәлге исеме кайтарыла.

2021 елга район мәйданы − 2022,1 кв.км, халык саны 18405 кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 8285 кеше, авыл халкы – 10120 кеше тәшкил итә. Халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 10 кеше.

Административ-территориаль бүленеше

Районга 1 шәһәр җирлегенә һәм 16 авыл җирлегенә берләшкән 46 торак пункт керә:

  • Болгар шәһәре (Болгар шәһәре, Болгар авылы),
  • Аграмак (Аграмак, Татар Такталысы авыллары),
  • Антоновка (Антоновка, Гусиха авыллары, Мартышачий поселогы),
  • Әҗмәр (Әҗмәр, Вожи авыллары),
  • Бураково (Бураково, Каюки, Кожаевка авыллары, Коминтерн поселогы),
  • Иске Рәҗәп (Иске Рәҗәп, Нәлет авыллары),
  • “КИМ” («КИМ» совхозы, «КИМ» совхозының икенче фермасы поселоклары, Тукай авылы),
  • Кузнечиха (Кузнечиха, Покровка авыллары),
  • Куралово (Куралово, Екатериновка авыллары, Ярдәм поселогы),
  • Кызыл Бистә (Кызыл Бистә, Ширбәт, Красный Вал авыллары),
  • Никольский (Никольский, Бугровка, Гөлеш, Отрада авыллары),
  • Өчкүл (Өчкүл, Үрнәк авыллары),
  • Полянка (Полянка, Балымер, Танкеевка авыллары),
  • Приволжский (Приволжский поселогы, Ржавец авылы),
  • Урта Йорткүл (Урта Йорткүл, Иж-Борискино, Урманасты Йорткүл, Кырый Йорткүл, Фадеевка авыллары),
  • Чәчәкле (Чәчәкле, Йолдыз авыллары),
  • Ямбакты (Ямбакты, Танино авыллары).

Геологик төзелеше

Спас районы Кама аръягының көнбатыш чигендә урнашкан. Идел һәм Каманың сулъяк ярын били. Бу елгаларның юллары һәм тугайларының шактый өлеше Куйбышев сусаклагысы сулары астында калган, акваториясе исә көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан районның табигый чикләре булып тора.

Район тектоник яктан Мәләкәс бөгелешенең көнбатыш чигендә – Пермь токымнарының тирән иңкүлекләре (әлеге иңкүлекнең барлыкка килүе дүртенчел чор белән билгеләнә) зонасында урнашкан. Бу иңкүлекләр соңгы плиоцен һәм дүртенчел чор ком-комсыл-балчык утырмалары белән тулган, шул сәбәпле хәзерге рельеф территориянең төзелеш үзенчәлекләрен күрсәтми. Кристаллик нигез 1800−2000 м абсолют тирәнлектә ята.

Спас районы территориясен Пермь (югары Казан һәм Татар), плиоцен (югары өченчел) һәм дүртенчел чор утырмалары төзи. Күмелгән борынгы рельеф калдыклары рәвешендә елга үзәннәрендә җир өслегенә Пермь токымнары чыга, аларга известьташлар, алевролит һәм комташ катламнары белән доломитлар керә.

Плиоцен балчыксыл утырмалары аерым локаль участокларда очрыйлар һәм районның көнчыгыш өлешендә урнашканнар. Территориянең зур өлешендә плиоцен токымнар элювиаль-делювиаль һәм күмелгән туфраклар горизонтлары белән пролювиаль комсыл-балчыклардан торучы 10−20 м калынлыктагы дүртенчел чор токымнары белән капланган; шактый мәйданны Идел-Кама тугай өсте террасасын барлыкка китерүче аллювиаль комсу һәм комсыл-балчык утырмалар били.

Рельефы

Спас районы Идел аръягы түбәнлеге чикләрендә ята. Рельефы киң, горизонтка кадәр китүче тигезлектән гыйбарәт. Неогенда, Мәләкәс бөгелеше барлыкка килү нәтиҗәсендә, хәзерге районның өслеге рельефның батынкы формасын тәшкил иткән. Дүртенчел бозлык чорында кар сулары белән зур күләмдә вакланган токымнар керә, Пермь токымнарын тирәндә калдырып һәм рельефны тигезләп алар лёсс, балчык, ком, чуерташларның гаять зур катламнарын хасил итәләр. Соңгы бозлык чоры тәмамланганнан соң, район территориясендә елга үзәннәре формалаша, елга сулары көпшәк утырма токымнарның катламнарына җиңел үтеп керәләр, әмма территориянең иңкүлекле булуы сәбәпле су агымнары үзәннәрне инде тирәнәйтә алмый, аларның көче киңәюгә сарыф ителә: үзән сөзәклекләре тыгызлана һәм субүләрләрдән елга юлларына салмак төшү рәвешен ала.

Зур булмаган биеклекләр һәм көпшәк токымнар хәзерге рельефны берникадәр калкулыклы ясый: елга үзәннәре җиңелчә уелган, авыш сөзәкле. Җир өслеге төньяк-көнбатышка таба авышлыклы. Иң зур биеклек – 192 м, районның көньяк өлешендә, Үтәк, Майна һәм Кече Чирмешән елгалары субүләрендә урнашкан, иң түбән – 53 м, Куйбышев сусаклагычы сулары биеклегенә туры килә. Район территориясенең шактый өлеше диңгез өсте тигезлегеннән 80−120 м биеклектә ята.

Көнбатышта, Идел буеның сулъяк яры буенда, 60−70 км киңлектә дүртенчел чор елга террасалары утырмаларыннан торган аккумулятив комплекс сузыла, аларның киртләчләре рельефта текә сөзәклекләр булып урнашканнар. Вертикаль киселештә тугайөсте террасаларының һәрберсе эре материалның – чуерташ һәм комнарның ваграк материалга – комлы туфракка һәм комсыл балчыкка күчүе (астан өскә) белән сыйфатлана.

Иделнең беренче тугайөсте террасасы абсолют 45−55 м биеклеккә, 4−5 км киңлеккә ия булган, торф катламы белән капланган, тигезләнгән рельеф һәм элеккеге елга юлларында сакланып калган күлләр белән аерылып торган; хәзер Спас районы чикләрендә түбән террасаның күп өлеше Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган һәм аның фрагментлары утраулар һәм ком “түтәллекләре” рәвешендә генә сакланган.

Икенче тугайөсте террасасы күп кенә урыннарда ерым-сызалар челтәре белән кискәләнгән, беренчесеннән 60 м га кадәр биеклектәге киртләч белән аерылып беренчесеннән кисәк кенә калкып тора.

Абсолют биеклеге 120−150 м тәшкил иткән өченче тугайөсте террасасы рельефта начар күренә – аның киртләче биек түгел һәм бөтен җирдә дә күренми, террасаның өслеге кәсле киң сызалар белән аерылган уваллар, суффозия процесслары нәтиҗәсендә хасил булган күлләр, иңкүлексыман бүрәнкәләр һәм зур булмаган сазлыклар белән катлауланган.

Актай һәм Бизнә елгалары үзәннәре асимметрияле: уң яктагы сөзәклекләре текәрәк. Кече елга үзәннәренең асимметриясе үсеш алмаган, субүләрләрдән авыш сөзәклекләргә күчү тигезләнгән, фәкать сулар янында гына зур булмаган ярлар бар.

Елга үзәннәре рельефны җиңелчә дулкынсыман ясыйлар. Биек булмаган калкулыклар һәм көпшәк токымнар территориянең берникадәр эррозияле бүлгәләнүен китереп чыгара, зур мәйданнарда кечкенә авышлыклар (1 градустан кечерәк) өстенлек итә.

Ерымнар челтәре үсеш алмаган. Ерым һәм сызаларның гомуми мәйданы барлык район мәйданының 0,7% ын тәшкил итә. Ерымнар Актай һәм Бизнә елгаларының уңъяк ярында, Майна һәм Үтәк елгалары бассейннарында, Идел буе террасалары сөзәклекләрендә, шул исәптән Болгар шәһәре тирәсендә очрыйлар. Районда ерымнар челтәренең тыгызлыгы − 0,03 км/кв.км тәшкил итә, сызалар челтәренең − 0,4 км/кв.км. Районның үзәк өлешендә – Бизнә елгасының сулъяк ярында − иң кечкенә (0,1–0,3 км/кв.км), Актай елгасы бассейнында иң зур сызалар челтәре (0,6–1 км/кв.км) билгеләнә. Район территориясен ерым һәм сызалар күп кенә җиңелчә авыш участокларга бүлгәли. Ерым һәм сызаларның күбесендә урманнар үсә.

Эрүчән карбонатлар һәм сульфатлар җир өслегеннән бик тирәндә ятмаган урыннарда карст күренешләре күзәтелә. Районда карст бүрәнкәләренең уртача тыгызлыгы 1 квадрат км га 0,1–0,5 данә тәшкил итә, ешрак Бизнә, Актай елгалары бассейнарының сулъяк яр өлешендә һәм районның көнбатышында, Өчкүл авылында һәм аның тирә-юнендә очрыйлар. Актай һәм Бизнә елгалары тугайларында суффозия күренешләре күзәтелә һәм аның белән бәйле рельеф формалары – иңкүлекләр бар. Күп кенә карст һәм суффозия иңелешләре су белән тулган һәм күлләргә әверелгәннәр.

Файдалы казылмалары

Район территориясендә файдалы казылмалардан төзелештә кулланылучы кирпеч балчыгы һәм елга комы чыганаклары эшкәртелә.

Актай елгасының уңъяк ярында, Вожи авылы янында Пичкас мәрмәр ониксы чыганагы бар; биредә төзелеш өчен бут ташы җитештерүдә файдаланылучы известьташ, юл эшләрендә кулланылучы вакланган таш һәм туфракны известьләү өчен мелиорант чыгару карьерлары урнашкан.

Су ресурслары

Район төньяктан һәм көнбатыштан Куйбышев сусаклагычына тоташа, аның киңлеге Болгар шәһәре янында 4−5 км дан Кама тамагы янында 25−30 км га җитә. Спас районына керүче акваториядә тирәнлек яр буенда 3–5 м дан Идел елгасы юлы янында 15–20 м га кадәр үзгәрә.

Район территориясе Иделнең сул кушылдыклары: Актай, Бизнә, Майна, Үтәк елгалары белән дренажлана. Идел буе террасаларын үзәннәре белән кисеп бу елгалар башлыча көнчыгыштан көнбатышка таба агалар; Идел кушылдыкларының түбәнге агымнары Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган.

Район территориясендә төньяк-көнчыгышта агучы Актай елгасы иң зур елга булып санала. Елганың озынлыгы 75 км (районда – түбәнге агымында 19 км), су җыелу мәйданы − 1016 кв.км. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,442 куб.м/с. Район территориясендә Актайга сул кушылдыгы Сушка елгасы (14 км) коя.

Районның үзәк өлешендә Бизнә елгасы ага. Елганың озынлыгы 39 км (районда – 28 км), су җыелу мәйданы − 805 кв.км. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,322 куб.м/c. Район территориясендә Бизнәгә уң кушылдыгы – Наясолка (17 км) һәм сул – Ясачка елгалары (16 км) коя.

Районның көньяк-көнбатыш өлешендә чик буйлап Үтәк елгасы ага. Елганың озынлыгы 52 км (районда – түбәнге агымында 16 км), су җыелу мәйданы − 582 кв.км. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,17 куб.м/c. Район территориясендә Үтәккә уң кушылдыгы – Ясачка (15 км) коя.

Спас районының иң көньяк чигендә Майна елгасы ага. Елганың озынлыгы 56 км (районда – югары агымында 14 км), су җыелу мәйданы − 1202 кв.км. Суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,068 куб.м/c. Район территориясендә Майнага уң кушылдыгы – Барановский (7 км) инеше коя.

Тулаем алганда район буенча елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/кв.км тәшкил итә, бу исә республика күләмендәге уртача күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк. Күпьеллык су агымының уртача катламы 80–140 мм, ташу агымы катламы 60–110 мм.

Елга агымы ел дәвамында тигез түгел: елга режимында язгы су ташу, көзге ташкын, кышкы һәм җәйге челләләрне билгелиләр. Күпчелек елгалар аз сулы. Җәен озак вакыт явым-төшемнәр булмаганда кече елгаларда су чыгымы 0,02–0,06 куб.м/c тан артмый, елгаларның кайбер участоклары төбенә кадәр кибеп бетә. Дүртенчел чорның көпшәк утырмалары үсеш алган урыннарда корылыклы үзәннәр күп, алар язын кар эрегән яки озакка сузылган җәйге яңгырлар вакытында гына агым сулар белән тула. Күп кенә кече елгаларның югары агымында гына суы бар, алар башлангычны тирән урман ерымнарындагы чишмәләрдән алалар. Елгаларга яңгыр һәм кар суларының кызу агып керүен рельефның тигезлекле булуы тоткарлый, шунлыктан аларның шактый өлеше туфракка сеңә.

Районның зур өлешендә грунт сулары 5−20 м тирәнлектә ята, шул сәбәпле аларны скважиналар ярдәмендә генә чыгарып алып була. Чишмәләр Актай елгасының уңъяк ярында − җир өслегенең Казан ярусы карбонат токымнарыннан торган урыннарда бар.

Райондагы күпчелек күлләр карст яки суффозия күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Иң зур күлләр: Атаман (12,86 га), Исемсез күл (11,89 га), Чиста күл (13,21 га) – Өчкүл авылында, һәм Чуртан күле (21,31 га) – Отрада авылында. Болгар шәһәренең көнбатыш чигендә, тирән карст казанлыгында Рабига күле (2,36 га) урнашкан.

Мәйданы 1–6 га, тирәнлеге 1–3 м булган карст күлләре Актай һәм Бизнә елгалары бассейннарының сулъяк яр өлешендә (Озын күл, Абкалар күле, Якты күл, Киндер күл, Савиново күле) һәм биек Идел буе террасалары өслегендә, районның көнбатыш өлешендә (Колодчик, Поганое, Мартыш күле, Коры Саз, Журавлёво, Трощаное) урнашкан.

Район территориясенең 0,8% ын сазлыклар били. Төп сазлык массивлары түбән Идел буе террасасында һәм Бизнә елгасы тугаенда урнашкан. Тулаем алганда, су ресурслары белән район җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителмәгән, һәм сугару өчен су запаслары булдыру нисбәтеннән күп кенә елгаларда буалар төзелгән, җир асты суларын алу өчен скважиналар бар, авыл торак пунктларында коелар казылган.

Климат

Район территориясенә континенталь климат: чагыштырмача салкын кыш һәм җылы җәй хас. Уртача еллык һава температурасы 3,9°С тәшкил итә. Иң җылы ай – июль (+19,6°С), абсолют максимум 37°С. Иң салкын ай – гыйнвар (-12°С), абсолют минимум -44°С.

Тулаем алганда, ел дәвамында көнбатыш (22%) һәм көнбатыш (15%) юнәлештәге, кышын – көнбатыш (23%) һәм көньяк-көнбатыш (19%), җәен – көнбатыш (21%) һәм төньяк-көнбатыш (16%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.

Кыш һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0°C аша тискәре күрсәткечләр ягына үзгәрү белән ноябрьнең икенче ункөнлегендә башлана һәм, һаваның уртача тәүлеклек температурасы уңай якка күчкәч, апрельнең беренче ункөнлегенә кадәр дәвам итә. Тотрыклы кар капламының уртача барлыкка килүе − 18 ноябрь, эрүе 11 апрель даталары белән билгеләнә, кар ятуның дәвамлылыгы – 143 көн. Кар капламының калынлыгы мартның икенче ункөнлегендә максимумга җитә һәм 35−38 см тәшкил итә. Кар капламында су запасы районның көнбатышында 90 мм дан көнчыгышта 115 мм га кадәр.

Язын кар тиз эри, әмма аз тармаклы рельеф һәм кечкенә авышлыклар су агымының сулыкларга тиз агып керүенә тоткарлык ясый, бу исә аның грунтка сеңүенә уңайлы шартлар тудыра.

Җәй кыраулар беткәч, июньнең беренче ункөнлегендә башлана; кайбер елларда еш кына май ахры−июньдә корылыклар була. Салкын булмаган чор 115–125 көн дәвам итә.

Көз озкка сузыла, беренче кыраулар белән сентябрьнең икенче ункөнлегендә башлана һәм һаваның уртача тәүлеклек температурасы тискәре күрсәткечләр ягына күчкәнче, ноябрьнең икенче ункөнлегенә кадәр дәвам итә. Көзге һава торышына еш алмашынучанлык хас, төрле фазадагы явым-төшемнәр, томан белән сыйфатлана.

Район явым-төшемнәр һәм парга әйләнүчәнлек бәйләнешләре буенча җитәрлек дымлылык булмаган зонага керә. Көнбатыштан керүче дымлы һава массларын тоткарлаучы Идел буе калкулыгы Спас районы климатының корылыклы булуына сәбәп булып тора. Гомуми еллык явым-төшемнәрнең күләме 460 мм тәшкил итә, шуның 320 мм ы − җылы, 140 мм ы салкын чорга туры килә.

Куйбышев сусаклагычы төзелеше климат шартларының, аеруча яр буе өлешендә үзгәрүенә китерә: абсолют һәм чагыштырмача һава дымлылыгы күтәрелә, болытлылык һәм явым-төшемнәрнең арта, җәйге температура түбәнәя һәм берничә градуска кышкы суыклар йомшара. Елның җылы вакытында сусаклагыч ярлары буенда бризлар күзәтелә (җилләр көндез − сулыктан коры җиргә, төнлә коры җирдән акваториягә исәләр).

Туфрак

Идел буе террасаларында, шулай ук Бизнә елгасы тугаенда туфрак хасил итүче токымнарның литологик төзелеше алевритлар һәм комсыл туфраклардан гыйбарәт. Район чикләрендә Актай елгасы тугае балчык һәм авыр комсыл балчыклар белән капланган. Балчыклар һәм карбонатлы балчыксыл туфраклар субүләрләр һәм елга үзәннәренең түбәнге өлешен төзиләр; көнбатыштан көнчыгышка таба авыррак комсыл балчыклар җиңелрәкләре белән алышына. Районның көнчыгышында туфрак ясаучы токымнарның нигезен тузансыман комнар һәм комсыл туфрак тәшкил итә.

Районның туфрак капламы күптөрле. Аеруча төрле типтагы кара туфраклар таралган, алар районның көньяк чикләреннән Камага кадәр киң полоса булып сузылганнар. Кара туфраклар барлык авыл хуҗалыгы җирләренең 81,3% ын алып тора. Типик кара туфраклар районның төньяк һәм үзәк өлешендә (Идел террасалары, Актай һәм Бизнә елгаларының сулъяк ярлары) үсеш алганнар; аллювиаль һәм делювиаль комнарда һәм вак бөртекле комсыл балчыкларда формалашкан. Авыш сөзәклекләрнең түбәнге өлешләрендә кара туфракларның калынлыгы аеруча зур.

Селтесезләнгән кара туфраклар районның барлык территориясендә (иң көньягыннан кала) таралганнар, шул исәптән зур участокларда − Бизнә елгасы бассейнында; алар субүләрләрне дә, төрле текәлектәге һәм экспозицияле тау битләрен дә били. Аз һәм уртача селтесезләнгән кара туфраклар авыш сөзәклекләрнең өске өлешләрендә урын алган.

Көлсуланган кара туфраклар Бизнә һәм Актай елгалары арасындагы локаль участокларны били; алар делювиаль комсыл балчыклардан торган авыш сөзәклекләрдә формалашкан.

Районның төньяк-көнбатыш өлешендә, Иделнең югары террасаларында, киң яфраклы урманнар астында − аксыл-соры һәм соры урман; районның көньягында, Бизнә һәм Майна елгалары арасында, субүләрләрдә һәм тау битләренең өске өлешләрендә – аксыл-соры урман, урта өлешләрдә – соры урман, тау битенең аскы өлешләрендә һәм түбән тугай өсте елга террасаларында кара-соры урман туфраклары формалашкан. Төрле типтагы барлык соры урман туфраклары авыл хуҗалыгы җирләренең 23,1% ын били.

Кәсле-көлсу туфраклар районның көнбатышында, нарат урманнары астында, комлы һәм комсыл Идел террасаларында таралган.

Актай, Бизнә һәм Майна елгалары тугайларында аллювиаль кәсле туендырылган туфраклар барлыкка килгән.

Район территориясендә шулай ук углекислый известь һәм гипс белән баетылган лёссыман комсыл балчыкларда грунтның югары дымлану шартларында формалашкан тозлаклар да очрый. Тозлаклар Бизнә елгасының түбәнге агымында таралганнар һәм авыл хуҗалыгы җирләрененң 1% ын били.

Тулаем алганда Спас районы туфраклары уңдырышлы, дала җирләренең күп өлеше сукаланган һәм авыл хуҗалыгында файдаланыла.

Флора

Район сукаланган җирләр белән зур булмаган киң яфраклы урман массивлары чиратлашкан урман-дала зонасында урнашкан. Районның урманлылыгы 8,9% тәшкил итә.

Район мәйданының 70% ы авыл хуҗалыгы җирләре буларак файдаланыла, алар арасында сөрүлек җирләр, көтүлекләр һәм печәнлекләр өстенлек итә.

Дала участоклары зур булмаган фрагментлар булып кырлар уртасында гына сакланган һәм авыл хуҗалыгы техникасы керә алмаган урыннарны гына (елга үзәннәре, ерымнар һәм сызалар) били. Дала үсемлекләреннән кыяклылар: солыча, нечкә сабак, тар яфраклы йонча өстенлек итә.

Киң яфраклы урманнар имән, юкә, өрәңге һәм карамадан тора. Агачлар астында дала үләннәре үсә. Төп урман кисенделәре урынында каен, усак утыртмалары һәм далаланган болыннар таралган. Киң яфраклы урманнарның аеруча зур массивлары Актай һәм Бизнә елгаларының уңъяк ярларында урнашкан. Районның көнбатыш өлешендә, комлы Идел террасаларында, нарат урманнары һәм катнаш нарат-тар яфраклы урманнар үсә.

Елга тугайларында һәм сызалар төбендә болын солысы белән сарут-кырчыл үсемлекләр ассоциацияләреннән гыйбарәт төрле үләнле болын үсемлекләре үсә; Актай һәм Бизнә ярлары буенда йончалы-кызыл солычалы һәм меңъяфраклы болыннар бар; түбән тугай өсте Идел террасаларында тәңкә яфраклы болын участоклары очрый.

Район территориясендә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән чәчәкле үсемлекләрнең сирәк төрләреннән: сары буяк, аз яфраклы тузгакбаш, Жерард чүл уты, Колхида күрәне, җыерчыклы мәче борчагы, Маршалл сәрдәнәсе, нәзек кылыч гөл, дарулы песи борчагы, кызгылт су кәбестәсе, саз ташъяргычы, ап-ак төнбоек очрый.

Фауна

Районның урман-дала зонасында урнашканлыктан, хайваннар дөньясы да күптөрле. Поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, ак куян, үр куяны, тиен, бүре, төлке, селәүсен, көртлек, соры көртлек яши.

Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән умырткалыларның сирәк төрләреннән имезүчеләр: урман йоклачы, таш сусары, соры әрлән; кошлар: соры яңаклы чомга, зур ак челән, соры каз, кызыл үрдәк, балыкчы карчыга, кыр карчыгасы, болын карчыгасы, торымтай, соры торна, су тавыгы, урман күгәрчене; сөйрәлүчеләрдән – дала кара еланы; җир-су хайваннарыннан соры гөберле бака очрый.

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы флора һәм фаунаның 1344 төрен үз эченә ала, шуның 1039 ы көпшәле үсемлекләр һәм 305 е хайваннар дөньясы вәкилләренә туры килә. Биотөрлелек коэффициенты 0,77 тәшкил итә.

Саклана торган территорияләр

Районның табигать-саклаулык фонды төбәкара әһәмияткә ия табигать истәлекләре Атаман күле, Исемсез күл, Чиста күл, Чуртан күле, шулай ук Болгар шәһәреннән көнчыгыштарак урнашкан Куйбышев сусаклагычының  утрауларын һәм сай сулыкларын үз эченә алучы “Спас” төбәкара әһәмияткә ия дәүләт табигать тыюлыгыннан гыйбарәт. Кәсәбәчелек балык төрләренең  уылдык чәчү урыны һәм зур күлбога, кече күлбога, ысылдык аккош, елга каракошы, бытбылдык, кызылаяк шөлди, үлән шөлдие, саз шөлдие, нәни акчарлак, кече крачка, сазлык ябалагы, яр чыпчыгы, сары корташар, зур каракош, яр песнәге кебек кош төрләренең оя кору урыны булып тора; имезүчеләрдән – ас, сөйрәлүчеләрдән җизбаш очрый. Биредә үсемлекләрнең сирәк һәм юкка чыгу куркынычы алдында торучы төрләре: Себер кылыч уты, дарулы бизгәк үләне, рус кырыкбуыны, киң яфраклы йод үләне, кырпулы лалә, ап-ак төнбоек, йөзгәләк сальвиния үсә.

Аеруча сакланулы территорияләрнең гомуми мәйданы 18049,27 га, бу исә барлык мәйданның 8,9% ын тәшкил итә.

Икътисады

Район икътисадында төп юнәлеш булып авыл хуҗалыгы җитештерүе тора. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 108496 га тәшкил итә, шул исәптән сөрүле җирләр – 93,4 мең га. Үсемлекчелектә төп юнәлеш – бодай җитештерү. «Болгар Арыш», «Восток-зернопродукт» акционерлык җәмгыятьләре бу өлкәдә әйдәп баручы предприятияләр булып санала; 100 гә якын крестьян-фермер хуҗалыклары бар.

Районда ике зур инвестор эшли: «КВ-Агро» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе һәм «Поволжская зерновая компания» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Терлекчелектә төп юнәлеш – сөт җитештерү. 2017 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек − 18850 баш, шуларның 10535 башы − шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. 2016 елда сөт җитештерү 24,5 мең т, ит 3066 т тәшкил итә.

Спас районы сәнәгате, нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән бәйле. Предприятиеләрнең күпчелеге район үзәгендә урнашкан.

Сәнәгать тармагында зур урынны азык-төлек, аеруча, икмәк пешерү сәнәгате алып тора. Икмәк һәм икмәк-күмәч ризыклары җитештерү белән (2012 ел мәгълүматлары буенча) районда «Спас икмәк комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 5 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. 2016 елда икмәк һәм икмәк-күмәч ризыклары җитештерүче предприятиеләр − 1559 т әзер продукция; азык сәнәгате предприятиеләре 1686 т он, 35 т дан артык макарон һәм 19 т дан артык кондитер әйберләре, 19 т дан артык ит ярымфабрикатлары җитештерә.

Йорт җиһазлары, стена материаллары, пластик тәрәзәләр, тартырылма түшәмнәр ясау үсеш ала.

Мәгариф

Мәгариф өлкәсендә: Спас тармак технологияләре техникумы; 17 гомуми белем бирү оешмасы (шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп, санаторий интернат-мәктәбе, П.А.Карпов исем. кадет интернант-мәктәбе), 5 өстәмә белем бирү оешмасы (балалар иҗат йорты, балалар сәламәтләндерү-белем бирү йорты, балалар сәнгать мәктәбе, «РЕГАТА» балалар (яшүсмерләр) техник иҗат йорты, «Олимп» спорт мәктәбе); 18 мәктәпкәчә оешма эшли.

Мәдәният

Мәдәният өлкәсендә район Мәдәният йорты, 34 авыл мәдәният йорты һәм клубы (алар каршында төрле 125 үзешчән халык иҗаты коллективлары эшли, шуларның 4 се “халык” исемен йөртә), 28 китапханә, «Октябрь» кинотеатры, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы эшли.

Музей-саклаулык составына шулай ук елга вокзалы функциясен берләштерүче Болгар цивилизациясе музее, «Коръән», “Табиб йорты”, «Успение чиркәве тарихы», «Спас өязе дворяннары музее», «Болгар чәй эчү», «Елга буенда шәһәр», Абдулла Алиш музейлары керә. 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелә. Хәзерге вакытта  музей-саклаулыкның мәйданы – 500 га дан артык, экспозицияләр мәйданы – 3625 кв.м. Музейның төп фондында 119322 саклау берәмлеге исәпләнә.

Музей-саклаулык объектлары: X–XV йөз Болгар шәһәрлеге, XIII–XV йөз Болгар шәһәрлеге архитектура истәлекләре комплексы, «Габдрахман коесы» тарих-табигать комплексы. Болгар җамигъ мәчете, Көнчыгыш төрбә, Төньяк төрбә, Ак пулат, Кара пулат, көнчыгыш һәм Кызыл пулат, Кече манара, Хан төрбәләре, Манаралы йортлар, Икенче мунча һ.б.

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы истәлекләре комплексын киң масштаблы реставрацияләүне һәм аның территориясен төзекләндерү эшләренең төп оештыручы − 2010 елда булдырылган Республиканың Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни мирасларны торгызу фонды. Фондның попечительләр советы җитәкчесе булып Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе  М.Ш.Шәймиев тора.

Музей-саклаулык территориясендә Ак мәчет, 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә Истәлек билгесе, Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге, елга вокзалы комплексы, Болгар ислам академиясе, “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелә. Урта гасыр Болгар шәһәрлеге тарихы истәлекләрен реставрацияләү һәм аның янындагы территорияләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Районда 13 мәчет, 11 чиркәү һәм 3 православие гыйбадәт кылу йорты бар.

Район территориясендә 340 ка якын археология истәлеге табыла, аларның күпчелеге болгар чорына, шулай ук Имәнкискә, буралы курган һәм Маклашеевка археология культураларына карый.

Болгарда рус һәм татар телләрендә «Новая жизнь» («Яңа тормыш») район газетасы (1917 елдан, беренче исеме – «Крестьянин», 1930 елдан – «Колхозный путь», 1960 елдан – «Советское хозяйство», 1963 елның апреленнән – хәзерге исемендә; 2007 елдан филиал «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы) нәшер ителә.

Сәламәтлек саклау

Районда сәламәтлек саклау өлкәсендә Спас үзәк район хастаханәсе, 2 табиблык амбулаториясе (Кузнечиха һәм Куралово), 33 фелдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.

Спас үзәк район хастаханәсе үз эченә поликлиниканы, хирургия, терапия, инфекция, балалар, бала тудыру бүлекләрен, шулай ук хәзерге заман аппаратурасы белән җиһазландырылган диагностика кабинетларын ала.

“Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Чайка” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, Республика матди ярдәм үзәгенең 38 нче филиалы бар.

Спорт

Районның спорт инфраструктурасын 148 спорт корылмасы, шул исәптән, 24 спорт залы, 17 футбол кыры, 17 волейбол һәм 17 баскетбол мәйданчыгы, 5 хоккей комплексы тәшкил итә.

Мәктәп яшендәгеләр белән «Олимп» спорт мәктәбе (Болгар шәһәре), «Витязь» яшүсмер-яшьләр спорт клубы (Антоновка авылы, Никольский авылында филиалы) эш алып бара. 2010 елда Болгар шәһәрендәге картинг-клуб җирлегендә спортның техник төрләре белән шөгыльләнү өчен «РЕГАТА» балалар (яшүсмерләр) техник иҗаты станциясе оештырыла.

Күренекле кешеләре

Спас районы:

  • Советлар Союзы Геройлары А.М.Беркутов, П.Я.Гурьянов, П.Т.Лихачёв, Г.М.Машанин, С.П.Спирьков, Г.И.Филиппов;
  • Дан орденының тулы кавалерлары А.И.Башкиров, П.А.Карпов;
  • Хезмәт Геройлары В.Н.Варгин;
  • Социалистик Хезмәт Геройлары Е.И.Грехова, Б.Г.Егоров;
  • вице-адмираллар В.П.Агафонов һәм И.Ф.Лихачёв,
  • генерал-майорлар Ф.И.Галкин, И.Т.Данилин, П.Е.Мельников;
  • дәүләт эшлеклеләре С.Ф.Военушкин, А.С.Захаров, И.С.Нәфыйков;
  • мәгариф, фән һәм мәдәният эшлеклеләре В.А.Аляев, В.В.Аристов, Н.А.Балкирев, В.А.Бахарев, В.И.Гаранин, Н.А.Голикова, В.Н.Горшков, А.М.Дымкин, И.И.Ибәтуллин, З.Г.Исаева, А.Ф.Лихачёв, Н.Н.Мөхәммәтгалиев, Ф.Н.Мөхәммәтгалиев, Н.С.Николаева, Э.Г.Нуруллин, Е.И.Пономарёва, Р.Г.Садыйкова, Ә.С. Сәләхов, Н.Ю.Сотникова, Е.В. Тимофеев, С.К.Хәйретдинов, Ә.Х.Хәсәнов, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Я.А.Чахров, В.П.Шамоновның кече ватаны.

Юкка чыккан авылларда туган күренекле шәхесләр арасында:

  • Н.А. Балакирев (1947 елда туган, Кызыл Таулар авылы) – галим, җәнлек асрау белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы;
  • А.М.Беркутов (1911, Яңа Мордово авылы – 1962) – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша;
  • Ф.И.Галкин (1902, Берёзовка авылы – 1977) – генерал-майор, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнаша;
  • Е.И.Грехова (1907, Порфировка авылы – 1992) – Социалистик Хезмәт Герое (ике тапкыр), авыл хуҗалыгына яңалык кертүче;
  • П.А.Карпов (1924, Павловка авылы – 2008, Болгар шәһәре) – Дан орденының тулы кавалеры, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;
  • И.А.Климов (1931 елда туган, Долгоруково авылы) – полковник, философия фәннәре докторы, РСФСРның мактаулы һөнәри белем бирү хезмәткәре;
  • П.Т.Лихачёв (1906, Порфировка авылы – 1942) – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша; 
  • П.Е.Мельников (1916, Лебяжье авылы – 1985) – генерал-майор, язучы, Бөек Ватан сугышында катнаша;
  • Г.И.Филиппов (1904, Катюшино авылы – 1982) – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Район белән тормышы һәм эшчәнлеге бәйле шәхесләр арасында:

  • укытучы, Хезмәт Герое Л.М.Дубова (1862–?), 1878 елдан Бураково авылының земство мәктәбендә эшли (1928 елда Бураково мәктәбенә аның исеме бирелә);
  • Дан орденының тулы кавалеры Н.Н.Зотов (1917–1993, Болгар шәһәрендә күмелгән), 1950–1975 елларда «Пичкасский» совхозының Коминтерн бүлегендә эшли;
  • авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Герое Г.Мөхәммәтшин (1873–1955), 40 ел «КИМ» совхозында эшли;
  • Социалистик Хезмәт Герое К.К.Чегодаева (1926–1997, «КИМ» совхозы поселогы), 1943 – 1980 елларда «КИМ» нәсел үрчетү совхозында сыер савучы булып эшли.

Әдәбият

Беляев Л.А. Булгар: малый городок. Казань, 1990. 15 с.

Бондаревская О. В тени Великого Болгара // Татарстан. 2016. № 11. С. 70–75.

Булгарская цивилизация на Волге. Самара, 2011. 294 с.

Бурдин Е.А. Обзор памятников культурного наследия на территории государственного природного заказника «Спасский» // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2017. № 1/2. С. 310–319.

Бурдин Е. «Промыслов не имеют, кроме хлебопашества и скотоводства, к чему и радельны» // Гасырлар авазы = Эхо веков. 2009. № 1. С. 165–169.

Бурдин Е.А. Спасск (Куйбышев): были легенды Старого города. Ульяновск, 2018. 319 с.

Вафина Т. Коминтерн: До основанья, а затем… // Татарстан. 2018. № 7. С. 100–101.

Вафина Т. Танино: ужель та самая? // Татарстан. 2012. № 1. С. 102–103.

Вафина Т. Три озера: осторожно! Тонкий лёд! // Татарстан. 2019. № 12. С. 82–85.

Галимзянов А.Д., Галимзянов Д.Р. Савиры и Сувар (Очерки истории). Казань, 2010. 60 с.

Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан: 2 җилд. Казан, 2001–2003.

Гарипова Ф. История в названиях. Казань, 1995. 287 с.

Гәрәева А. Иске Рәҗәп талир тәңкәсе // Идел. 2018. № 7. Б. 64–66.

Город Болгар и его округа. Болгар, 1994. 62 с.

Губайдуллин А.М., Каримов И.Р. Города Волжской Булгарии. Казань, 2003. 47 с.

Измайлова С.Ю., Енькова Л.Е. Спасский район сквозь призму истории // Ежегодник Национального музея Республики Татарстан – 2003. Казань, 2004. С. 162–167.

Имамов В. Ятим каһарман // Мәдәни җомга. 2017. 15 сент.

Историко-культурное наследие народов Татарстана: древний город Болгар и остров-град Свияжск: Элективный курс. Казань, 2012. 40 с.

Историко-культурный атлас Спасского района Республики Татарстан. Казань, 2016. 147 с.

Казаков А. Риваятьләргә салынган авылымның үткәне // Ватаным Татарстан. 2021. 16 сент.

Карташова Л. Край озёр и песен // Республика Татарстан. 2004. 28 авг.

Карташова Л. Полянки – родовое поместье Лихачёвых // Республика Татарстан. 2003. 15 февр.

Карташова Л. Сокровища речки Байтирман // Республика Татарстан. 2005. 28 мая.

Карташова Л. Такие разные соседи // Республика Татарстан. 2002. 28 сент.

Карташова Л. Чем красна Красная Слобода? // Республика Татарстан. 2004. 18 дек.

Карташова Л. Юрткуль – родовое гнездо Джафара // Республика Татарстан. 2011. 7 апр.

Крючков А. Два Антона // Элита Татарстана. 2011. Март. С. 110–114.

Латыйпов Р. «Җир берәүгә дә кирәкми...» // Татарстан яшьләре. 2010. 17 июнь.

Лебедев А. Можно ли заблудиться в Трёх Соснах? // Республика Татарстан. 1998. 23 апр.

Лебедев А. Памятник, оказавшийся на дне рукотворного моря // Республика Татарстан. 2002. 17 авг.

Мөхәммәтшина В. Тукай авылының икенче яшьлеге // Яңа тормыш. 1999. 19 март.

Мустафин М.Р. География населения и населенных пунктов Татарстана. Казань, 1993. 78 с.

Мустафин М.Р., Хузеев Р.Г. Все о Татарстане: экономико-географический справочник. Казань, 1992. 176 с.

Населенные пункты Республики Татарстан. Казань, 1997. 392 с.

Пашина Л. «Моё село – мой Татарстан!» // Мәгариф. 2019. № 9. С. 56–58.

Приволжские города и селения в Казанской губернии. Репр. изд. 1892 г. СПб., 2011. 228 с.

Путеводитель по Спасскому району Республики Татарстан. Казань, 2012. 243 с.

Республика Татарстан: Природа, история, экономика, культура, наука. 2-е изд., доп. Казань, 2015. 193 с.

Сабиров Р.М. По городам Татарии. Казань, 1976. 192 с.

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX в.). Казань, 1995. 279 с.

Самаркин А. Ах вы, кони, мои кони! // Республика Татарстан. 2002. 2 марта.

Самаркин А. Куда течёшь, Сухая Утка? // Элита Татарстана. 2012. Дек. С. 54–58.

Сәгьдәтшин К. Хәтерле авылның кадере зур // Ватаным Татарстан. 2013. 6 нояб.

Сәфәров М. Алиш нәрсә дияр иде? // Ватаным Татарстан. 2018. 19 июнь.

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т.1. Административные районы. Казань, 1999. 458 с.

Спасские сказания (из прошлого и настоящего города Болгар и Спасского района Татарстана). Казань, 2003. 431 с.

Спасский (Куйбышевский) затон: История одного поселка // Новая жизнь. 2022. 25 марта.

Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием. Казань, 1885. 20 с.

Субботкин А. Два села с одинаковым именем // Республика Татарстан. 2020. 5 марта.

Субботкин А. ЛПХ на родине булгарской амазонки // Казанские ведомости. 2010. 3 дек.

Субботкин А. Невдалеке от речки Утки // Республика Татарстан. 2021. 2 нояб.

Увлекательный Татарстан = Мавыктыргыч Татарстан = Entertaining Tatarstan: Книга-игра. Казань, 2014. 72 с.

Фазылова Р. Иске Рәҗәп: бәйсез халык // Татарстан. 2020. № 2. Б. 50–53.

Фехнер М.В. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978. 280 с.

Хаиров А. Булгар – маленький городок с большим прошлым // Татарстан. 2010. № 3. С. 54–55.

Энциклопедия города Болгар и Спасского района. Болгар, 2014. 517 с.

Якушева Ф. Здесь жив пример Лихачёвых // Республика Татарстан. 2017. 16 июня.