Якынча 10 төре билгеле.

Татарстан территориясендә 4 төре үсә: ике киселешле (ике кисәкле) күзлут яисә жабрей (G. bifida), ладан күзлут (G. ladanum), матур күзлут яисә зябра (G. speciosa), гади күзлут (G. tetrahit).

Күзлутның сабагы дүрт кырлы, төбе куе төкле, еш кына кызыл төстә була; ботаклана, кырыйлары тупас-тешле, йомыркасыман – ланцет рәвешле сабакчалы яфраклары бар. Чәчәкләре 3-15 ләп урта һәм югары яфраклар эчендә урнашкан, саргылт-ак төстә, ачык бизәкле. Июнь-августта чәчәк ата. Баллы үсемлек. Җимеше – чикләвек. Бер үсемлек 8 меңгә кадәр орлык бирә, алар туфракта 14 елга кадәр сакланырга сәләтле.

Иген чәчүлекләрен, бакча культураларын чүпли.

Терлек өчен агулы.