- РУС
- ТАТ
Казанда
1909 елда Казан басмаханәләрендә 30 елдан артык эшләгән (Кәримовлар басмаханәсе, ташбасмасы һәм хәреф кою ширкәте, Харитонов И.Н. басмаханәсе, «Бәянелхак» һ.б.) басма осталарының профессор оешмасының актив катнашучысы булган хәреф җыючы Д.С.Уханов тарафыннан оештырыла. 1910 елдан басмаханә — И.Л.Евдокимовка, 1911 елдан — Я.Н.Подземскийга күчә.
1911 елда анда 7 кеше эшли, 1913 елга кадәр хезмәт күрсәтә.
Татар һәм рус телләрендә китаплар (54 исемдә), «Самодеятельность», «Трудовой союз» журналлары (җирле кулланучылар җәмгыяте тарафыннан чыга, аларның берсенең җитәкчесе Д.С.Уханов була), «Волжский вечер», «Казанская вечерняя почта» һ.б. газеталар басыла.
Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.
Автор — Г.Г.Габделганиева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.