Россия Вертеброневрологлар ассоциациясе һәм социаль проблемалар фәнни тикшеренү институты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1992 елның маеннан 1995 елга кадәр Казанда рус телендә елга 2 тапкыр нәшер ителә, барлыгы 4 саны чыга.

Оештыручысы һәм беренче мөхәррире В.П.Веселовский.

1997 елда рәсемле басма булып 3 айга бер тапкыр яңадан чыга башлый.

Оештыручысы –  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник вертеброневрология үзәге.

Баш мөхәррире Ф.Ә.Хәбиров.

Журнал вертеброневрология буенча РФдә бердәнбер басма.

Юнәлеше

Аның битләрендә нерв системасының вертеброген авыруларына клиник-диагностик тикшеренүләр үткәргәндә периферик нейромотор аппарат белән диагноз куюның яңа, заманча ысулларын куллану проблемалары карала (В.П.Веселовский, М.К.Михайлов һ.б.); дәвалау принципларының, терапевтик коррекцияләүнең яңа ысуллары яктыртыла (Г.А.Иваничев, И.Р.Шмидт, А.А.Скоромец һ.б.); авыруларны реабилитацияләү, умырткалыктагы неврологик үзгәрешләрне булдырмау чараларын күрү мәсьәләләре күтәрелә (А.А.Лиев, А.А.Кадыйрова һ.б.); нерв системасының вертеброген авырулары барлыкка килүдә нейротрофик күзәтүләр алып баруның роле турында фикер алышулар үткәрелә (Ф.Ә.Хәбиров һ.б.); умырткаара дискны хирургик юл белән дәвалау нәтиҗәләре турында мәгълүматлар басыла.

Журналда безнең ил медицина фәнендә яңа юнәлеш булган балалар вертеброневрологиясе проблемаларына зур урын бирелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Ф.И.Дәүликамова