Биографиясе

1929 елның 3 гыйнвары, Казан – 1996 елның 20 апреле, Махачкала шәһәре.

1952 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Дагстан гыйльми үзәгенең Физика институтында эшли (Махачкала шәһәре): 1959–1992 елларда ярымүткәргечләр һәм ярымүткәргеч приборлар лабораториясе мөдире, бер үк вакытта 1986–1992 елларда директор урынбасары, 1992 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ярымүткәргечләр физикасына һәм югары басым физикасына карый.

Үтә көчле магнит кырларындагы ярымүткәргечләрдә гальванотермомагнит күренешләрен беренчеләрдән булып тикшерә. Ландау кимәлләрендәге спин таркалышының магнито каршылыгының квант осцилляциясенә тәэсир итүен беренче булып ачыклый. Термоэлектр йөртү көченең квантлаучы магнит кырында кискен артуын ачыклый. Ярымүткәргечләрдә магнетофонон резонанс барлыкка килүне күрсәтә, германийның бериш җылынмаган электрон-тишемле плазмасын кулланып электр тогын турайткыч ясау мөмкинлеген дәлилли.

Бүләкләре

Дагстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1994).

Хезмәтләре

Квантовые осцилляции магнетосопротивления в n-Jn Sb в сильных импульсных магнитных полях // Доклады Академии Наук СССР. 1963. Т. 148 (автордаш).

Влияние спинного расщепления на эффект Шубникова – де-Гааза в аптимониде индия // Журнал экспериментальной и теоретической физики. 1964. Т. 47 (автордаш).

Новый класс полупроводниковых диодов // Журнал технической физики. 1984, Т. 54 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов