РКП(б)ның Самара губерна комитеты каршындагы татар-башкорт коммунистларының пропаганда бүлеге һәм Самара губерна азчылык милләтләр бүлеге каршындагы татар-башкорт бүлекчәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1921–1922 елларда Самара шәһәрендә татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә; беренче саны 1921 елның 4 февралендә чыга.

Юнәлеше

Газетада ВКП(б) сәясәте аңлатыла, 11 нче партия съезды эше турындагы материаллар басыла.

Идел буендагы ачлык һәм аның белән көрәш темасына зур игътибар бирелә; чәчү эшенә әзерлек һәм крәстиян имана җире бүлеп бирү проблемалары яктыртыла.

Милли мәсьәләләр арасында татар яшьләренең сәяси активлыгын күтәрү темасы аерылып тора.

Самара губернасында яшәүче татар халкының мәдәни тормышы турындагы мәгълүматлар, аерым алганда, «Шәрекъ» труппасы куйган спектакльләргә күзәтүләр бирелеп барыла, Л.Җәләй, Г.Садри һәм башка татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләре басыла.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – З.З.Гыйләҗев