Иң элек Троицк шәһәрендә (кара Троицк татар театры) һәвәскәрләр түгәрәкләреннән оеша. 1920 еллар ахырына профессиональ театр буларак формалаша. 1931 елда ВКП(б)ның Урал өлкә комитеты карары нигезендә Свердловск шәһәренә күчерелә һәм «Урал үзәк татар-башкорт күчмә эшче театры» исеме бирелә.

Директоры һәм сәнгать җитәкчесе итеп актёр Исхак Илялов билгеләнә, труппа составына актёрлар Ш.Габдрахманов, Һ.Илялова, М.Надрюков, М.Сундуков, Ш.Усманова, И.Шаһдалиев, Х.Шаһдалиева, М.Шәйхетдинова керә. Театр Свердловск, Чиләбе, Троицк, Магнитогорск, Асбест, Түбән Тагил, Златоуст, Березники, Сарапул, Красноуфимск, Кизел, Пермь, Ялан-Катай, Соликамск шәһәрләрендә, шулай ук төзүчеләр посёлокларында һәм агач материаллары әзерләү пунктларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Спектакльләр татар һәм башкорт телләрендә куела. Баракларда, завод цехларында оештырылган тамашалар ике бүлектән тора. Беренчесендә тешле тәгәрмәч рәсеме төшерелгән зәңгәр блузалы актёрлар көнүзәк проблемаларны яктырткан, җирле производство материалына нигезләнгән кыска сәхнә күренешләре, скетчлар күрсәтәләр. Тамашалар өчен текстлар актёрларның үзләре тарафыннан иҗат ителә һәм театрның әдәби хезмәткәрләре тарафыннан редакцияләнә. Чыгышлар музыкаль һәм бию номерлары, куплетлар белән алып барыла. Икенче бүлектә М.Фәйзи, Г.Камал, К.Тинчурин кебек татар драматургларының пьесалары буенча спектакльләрдән аерым сәхнә күренешләре була.

Актёрлар шулай ук стена газеталары чыгару белән шөгыльләнәләр, вакытлы матбугатка язылуны оештыралар, иҗтимагый-сәяси темаларга докладлар белән чыгышлар ясыйлар, яңа хәбәрләр җиткерәләр.

Актёрларның гадәти көнкүреш шартлары һәм даими яшәү урыннары булмау, шулай ук агитация эшенең театральләштерелгән формаларының хаҗәте акрынлап кимү сәбәпле, 1933 елның ахырында Урал эшче театры ябыла.