Ирләр өчен – ирекле күнегүләрне, таянып сикерүне, снарядларда (аркылы борыс, параллель борыслар, боҗра, ат; хатын-кызлар өчен – төрле биеклектәге борыслар, бүрәнә) күнегүләр ясауны үз эченә ала.

Хәзерге гимнастика буенча күп төрле ярышлар программасына мәҗбүри һәм ирекле программалар керә.

Мәҗбүри программа Халыкара гимнастика федерациясе тарафыннан билгеләнә (1881 елда оештырыла), ирекле программа спортчылар тарафыннан аларның авырлыгы һәм композициясенә рәсми таләпләрне исәпкә алып төзелә. Ярыш күнегүләрен башкару 10 баллы система буенча бәяләнә.

Татарстанда гимнастика 1918 елдан «Маккаби», «Сокол» (1 хатын-кызлар, 2 ирләр), «Единение», «Санитас» һәм башка спорт җәмгыятьләрендә үсеш ала, алар аерым гимнастика төрләре буенча күргәзмә массакүләм гимнастик чыгышлар һәм ярышлар оештыралар (ирекле күнегүләр, аркылы борыс, борысларда күнегүләр, сикерү һ.б.).

Заманча спорт төре буларак 1928 елдан Шәрекъ педагогия, Казан химия һәм Казан медицина институтларының физкультура клубларында, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә, шулай ук Үзәк физкультура сараенда үсеш кичерә.

Иң яхшы гимнастлар – 1920–1930 елларда Казан һәм ТАССР чемпионнары – Н.А.Усов, Б.Л.Цвей, Б.Г.Мельников, И. һәм Г.Бродовскийлар, Г.Оранская, Малышева, Закутаев, Белогривова, М.Шангина, А.М.Липатов.

Казан Ирекле (балалар) спорт мәктәбе (1937 елда нигезләнә) гимнастларының җыелма командасы – РСФСР беренчелеге чемпионы, СССР беренчелегендә бронза приз алучы (1937 ел).

Гимнастика «Динамо» физкультура – спорт җәмгыятендә, Казан югары уку йортларында (химия-технология, педагогия, авиация, медицина институтларында), «Буревестник», «Зенит», «Труд», «Спартак» (1940 еллардан) ирекле спорт җәмгыятьләрендә үсеш ала.

Гимнастика Казан шәһәрендә, Яшел Үзән, Бөгелмә, Чистай, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә киң тарала.

Иң яхшы гимнастлар – ТАССР, РСФСР, СССР беренчелекләрендә (шул исәптән яшүсмерләр беренчелегендә), РСФСР халыклары, РСФСР Мәгариф министрлыгы спартакиадаларында, Бөтенсоюз һәм Бөтендөнья яшүсмерләр уеннарында, халыкара турнирларда медаль алучылар һәм чемпионнар – В.Т.Анисимов, Н.М.Белоглазова, Ф.В.Вәлиев, С.С.Галиев, Р.Х.Зарипов, О.П.Захаров, К.И.Канеев, А.Ш.Капрельянц, В.Ф.Логинов, Г.Магазова, И.Н.Мирсәлимов, В.Морозова, Л.П.Некраш, Р.Б.Сәгъдиев, Г.И.Сәйфуллина, Э.Сәлахетдинова, М.Р.Сафин, В.М.Смолевский, А.Фёдорова (1940–1960 елларда); Р.К.Бикмөхәммәтов, К.Ф.Закиров, Л.А.Лопатин, В.Сафронов, К.Спиридонов, С.Шустраков (1970–1980 елларда); Л.М.Габдрахманова, Э.Г.Гыйләҗиев, Е.Карасёв, С.Кисмятулова, А.Н.Колесникова, И.К.Кучерова, М.В.Лоскутов, М.А.Мещерякова, Р.Г.Нигъмәтҗанов, Р.Р.Низаметдинов, А.Сидоров, О.И.Титов, В.Тураев (1990 еллар).

Иң яхшы тренерлар – Т.А.Агалина, А.К.Артамонов, С.С.Галиев, С.И.Исаев, А.П.Кашин, В.И.Коган, Г.И.Козлов, Р.К.Садыйков, М.Р.Сафин, Н.Д.Селезнёв, Э.М.Шаһиәхмәтов, Б.И.Якубчик.

Халыкара категорияле судьялар – О.П.Захарова, Н.А.Рәимова.