Административ-территориаль буйсынуы

1963 елда нигез салына.

Баштагы исеме – Елховка, 1988 елдан хәзерге исемдә (исеме юкка чыккан Юртау авылыннан алына, халкы Түбән Кама сусаклагычы төзелеше вакытында Елховка авылына күчерелә).

Хәзер Юртово авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Оештырылган вакытыннан “Минзәлә” совхозы составына керә. 2003 елдан – “Минзәлә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Вамин– Минзәлә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елда төзелгән күп функцияле үзәктә китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клуб эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Юртау табылдыгы (элекке бронза дәвере), II Юртау табылдыгы (таш гасыр), III Юртау табылдыгы (мезолит), IV Юртау табылдыгы (таш гасыр), V Юртау табылдыгы (буралы курган культурасы), I Юртау туктаулыгы (бронза дәвере), II, III, V Юртау туктаулыклары (буралы курган культурасы), IV Юртау туктаулыгы (мезолит), I, II һәм III Юртау авыллыклары (Пьянобор культурасы).

Халык саны

1989 елда – 334,
2002 елда – 395,
2010 елда – 390,
2017 елда – 403 кеше (татарлар – 44%, руслар – 53%).