Биографиясе

1894 елның 6 ноябре, Вятка губернасы, хәзерге Удмурт Республикасы Сарапул шәһәре – 1986 елның 19 октябре, Казан шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1924).

Медицина (1924–1930) һәм биология (1924–1949, 1934 елдан биологик химия кафедрасы профессоры) факультетларында.

1930–1961 елларда Казан медицина институтында. 1929 елда Казан ГИДУВының үзәк лабораториясе каршында кан микрохирургиясе бүлеген оештыра. 1936 елда Казан медицина институтында мөстәкыйль физик һәм коллоид (1954 елдан шулай ук органик) химия кафедрасы һәм лаборатория оештыра, 1961 елга кадәр җитәкчелек итә.

Фәнни эшчәнлеге

1920 еллар ахырыннан Татарстанның бальнеология һәм курорт ресурсларын өйрәнә; Иж минераль чыганаклары һәм Бәкер күкертле ләмнәренең дәвалау-профилактик әһәмиятен исбатлый.

Блюмштейнның биологик объектларда йод микъдарын тикшерүгә багышланган хезмәтләре су һәм туфракта микроэлементлар составын өйрәнүгә нигез булып тора, Татарстан Республикасы территориясендә кайбер авыруларның (эндемик зоб һ.б.) таралу төбәкләрен билгеләүгә ярдәм итә.

Бер үк вакытта 1921–1941 елларда «Казанский медицинский журнал» редакциясендә эшли. 1925–1948 елларда «Ученые записки Казанского университета» журналында җаваплы сәркәтип.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Подземные воды Приказанского района по данным съёмки 1932 года. Опыт химической характеристики. Казань, 1932.

Исследования Ижевских минеральных источников. Казань, 1938.

Бакировские серные грязи. Казань, 1940.

Краткий очерк бальнеографии Татарии // Труды Казанского государственного медицинского института. 1945. Выпуск 2.

Курорты Татарии. Казань, 1970.

Автор – Д.М.Зөбәеров