Эчтәлек

1878–1905 елларда Казан сәүдәгәре һәм төбәк тарихчысы В.И.Заусайлов тарафыннан Вятка һәм Казан губерналары территорияләрендә тупланган.

Төрле дәверләргә (палеолиттан урта гасырларның соңгы чорына кадәр) караган 10935 берәмлектән, шул исәптән 5482 таш, 1292 бакыр һәм бронза, 1417 тимер, 1010 сөяк, 1639 балчык һәм пыяла, 295 этно­график предметтан гыйбарәт.

1909 елда коллекцияне Финляндия Милли музее сатып ала (шунда саклана).

Коллекциянең материалларын өлешчә 1880 елда В.И.Заусайлов, 1916–1918 елларда А.М.Тальгрен матбугатта бастырып чыгара, нәшер итә. 1961 елда А.Х.Халиков тимер гасырга һәм урта гасырларга нисбәтле 4 меңнән артык предметны тасвирлый һәм рәсемгә төшерә.

Заусайлов коллекциясенең материаллары «Татарстан Республикасының археологик картасы»н («Археологическая карта Республики Татарстан») төзегәндә файдаланыла.

Әдәбият

Tallgren A.M.Collection Zaussailov historique de Finlande a Helsingfors. Hels., 1916-18. V.1-2.

Автор – Е.П.Казаков