Эчтәлек

Неволино культурасы ядкәрләре XIX йөз ахырыннан тикшерелә. Башта Неволино культурасы ядкәрләренең әйберләр җыелмасы Ломоватово культурасына нисбәт ителә, 1960 елларда В.А.Оборин, В.Ф.Генинг, Р.Д.Голдина аны мөстәкыйль археологик культура буларак аерып чыгаралар.

Неволино культурасы авыллыклар, шәһәрлекләр, каберлекләрдән, хәзинәләрдән гыйбарәт. Бигрәк тә курганлы (Бродовский, Югары Саин һ.б.) һәм кургансыз (исеме культура атамасына нисбәтле Неволино, Горбунятский һ.б.) каберлекләрдә казу эшләре вакытында бай материаллар табыла. Неволино культурасы халкы игенчелек, терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык һәм җыючылык хөкем сөргән комплекслы хуҗалык алып барган. Тимер металлургиясе, сөяк, таш, агач һ.б.ны эшкәртү,шулай ук сәүдә шактый югары үсешкә ирешә. Халык кара мичләр ягып җылытылган агач йортларда (уртача 4×4 м2 мәйданлы) яшәгән. Хуҗалык ихтыяҗлары өчен базлар казылган. Неволино культурасының мәгълүм каберлекләрендә мәетләр төрле әйберләр куелган сай чокырларда, кагыйдә буларак, башлары төньяк-көнчыгыш тарафка юнәлтеп җирләнгән. Неволино культурасы керамикасы кисеп ясалган тарак тешләре яки киндерә эзе сыман бизәкләр төшерелгән йомры төпле савыт-сабадан гыйбарәт. Неволино культурасы ядкәрләре территориясендә дини йолаларда кулланылган әйберләр, ат дирбиясе (авызлыклар, өзәңгеләр), сугыш кораллары (туры һәм кәкре кылычлар, уклар), кием-салым, бизәмәләр, Сасанилар дәүләте акчалары һ.б. табыла. IX йөзнең 2 нче утызъеллыгында, ихтимал, маҗар-бәҗәнәк бәрелешләренә бәйле вакыйгалар аркасында, бу культура яшәүдән туктый. Неволино культурасы халкының бер өлеше Идел буе Болгар дәүләтендә сыену таба, бу Олы Тархан каберлегендә, Танкеевка каберлегендә, Шайтан шәһәрлегендә (Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы), болгарларның IX йөзнең 2 нче яртысына — Х йөз башына караган башка ядкәрләрендә табылган керамик әйберләрдә чыгыла.

Әдәбият

Голдина Р.Д., Водолаго Н.В. Могильники неволинской культуры в Приуралье. Иркутск, 1990;

Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992;

Erdelyi J., Ojto­zi E., Gening W, Das Craberfeld von Nevolino. Bdpst., 1969.            

Автор — Е.П.Казаков