Биографиясе

1961 елның 19 июлендә Казанда туа.

1983 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Бөтенсоюз углерод чималы фәнни-тикшеренү институтында эшли (бүленеп: 1985–1988 елларда СССР ФАнең Гомуми һәм нәорганик химия институтында, Мәскәү).

1995 елдан Казан технология университетында (бүленеп, 2000–2002 елларда «Спецгазавтоматика» предприятиесенең баш технологы), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1998–2000), азык-төлек җитештерү җиһазлары кафедрасы мөдире (2002елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гидродинамикага, ике фазалы агымнарда җылылык һәм масса алмашуга карый.

Николаев өермәле типтагы аппаратларның яңа конструкцияләрен булдыра. Масса алмашу һәм кисәкчекләрне утырымга төшерү процессларының математика модельләрен, газларны эче куышлы һәм өермәле күп баскычлы аппаратларда чистарту алымын эшли. Цилиндрик каналда стенага уралган сыек элпәнең калынлыгын һәм дулкынча параметрларын билгеләү юлларын ачыклый.

Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре                                  

Гидродинамика полых вихревых аппаратов // Теорет. основы хим. технологии. 1991. Т. 25, № 4 (автордаш);

Расчёт эффективности массопереноса в полых вихревых аппаратах // Теорет. основы хим. технологии. 1992. Т. 26, № 19 (автордаш);

Оценка энергетических затрат на перемещение потока в вихревых аппаратах // Теплоэнергетика. 1997. № 7 (автордаш);

Очистка промышленных газовых выбросов в аппаратах вихревого типа // Хим. пром-сть. 1998. № 4 (автордаш).