Биографиясе

1872 елның 27 декабре, Воронеж шәһәре – 1946 елның 27 феврале.

И.П.Павлов шәкерте.

Хәрби медицина академиясен тәмамлый (1898, Санкт-Петербург). 1899 елдан шунда ук эшли. 1909–1918 елларда Казан университеты профессоры һәм фармакология кафедрасы мөдире.

1917 елда Баш артиллерия идарәсе тарафыннан Лондон һәм Парижга командировкага җибәрелә, анда ул газдан саклану чаралары турында лекцияләр укый.

Чит илдә вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

Россиядә беренче буларак, фармакология дәресләре үткәрүне гамәлгә кертә, уникеилле эчәк лайлалы сүрүенең ялкынсынуын китереп чыгаручы факторны – ашказаны асты бизе һәм ашказанының рефлектор эшчәнлеген тикшерә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында буылдыргыч газларның токсикологик механизмын, агуланучыларга беренче ярдәм күрсәтү чараларын өйрәнә, шәхси һәм күмәк саклану чараларының һәркем файдалана алырлык нәтиҗәле ысулларын эшли.

Хезмәтләре

Периодическая деятельность пищеварительного аппарата вне пищеварений, с точки зрения биологии и медицины. Казань, 1913.

Немецкие удушливые газы и меры борьбы с ними. М., 1917.

Работа у Ивана Петровича Павлова // Казанский медицинский журнал. 1925. № 3.

Әдәбият

Студенцова И.А., Романова Е.Б. Профессор Василий Николаевич Болдырев – заведующий кафедрой фармакологии Казанского университета // Казанский медицинский журнал. 1999. № 2.