Тарихы

Авыл 1764 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 2 мәктәп, тегермән эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6163 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында авылда 700 хуҗалыктан 500 йөзе янып бетә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Эстәрлетамак волостеның үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Сарлы авыл җирлегенең үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Марат» һәм «Марс» колхозлары оештырыла. 1958 елда «Марат», «Марс», «Кызыл канау» (Сөендек авылы), «Бүләк» (Бүләк авылы) колхозлары «Алга» колхозына берләштереләләр. Авылның социаль-мәдәни инфраструктурасы үсешенә колхоз рәисе В.Х.Хаҗиәхмәтов зур өлеш кертә (1951–1972 елларда).

1998 елдан «Шәйдуллин һәм К°» ширкәте, 2004 елдан «Ык» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Алга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша), 1934 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1975 елда яңа ике катлы бина төзелә), 1978 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1919 ел ахырында – 1920 еллар башында волость идарәсе бинасында уку өе ачыла.

Авылда мәдәният йорты (бина 1969 елда төзелә, 2013 елдан күп функцияле үзәк бинасында), урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә (1969 елдан мәдәният йорты бинасында, 2013 елдан күп функцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1990 елларда мәктәптә төбәк тарихы музее оештырыла (нигез салучы – Г.З.Мөхәммәтҗанова). Музей фондларында 500 артык саклау берәмлеге тупланган (экспозиция мәктәп тарихына, төбәк тарихына, нумизматикага багышланган).

Мәктәпне тәмамлаучылар арасында ТРның халык артисты З.Ф.Фәрхетдинова (1967 елда туган).

1996 елдан мәчет эшли башлый.

Авыл янында бронза дәвере археология истәлекләре – Сарлы туктаулыгы, XIII–XV йөзләр Сарлы урта гасырлар авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

В.Х.Хаҗиәхмәтов (1916–2003) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, Социалистик Хезмәт Герое;

И.Н.Хисамов (1930–2000) – композитор, «Укытучыма», «Утыр эле яннарыма» кебек популяр җырлар авторы;

А.Ф.Ягъфәров (1961 елда туган) – икътисад фәннәре докторы.

Халык саны

1822 елда – 169 ир заты;
1834 елда – 337,
1859 елда – 863,
1889 елда – 1202,
1897 елда – 1466,
1910 елда – 1754,
1920 елда – 1295,
1926 елда – 917,
1938 елда – 1074,
1949 елда – 751,
1958 елда – 732,
1970 елда – 808,
1979 елда – 776,
1989 елда – 534,
2002 елда – 499,
2010 елда – 470,
2015 елда – 441 кеше (татарлар).