Эчтәлек

Арамей язуының бер төренә барып тоташкан согдий алфавиты җирлегендә барлыкка килә. Датасы күрсәтелгән беренче ядкәрләр VIII йөз башына карый.

Өстән аска таба языла, юллары сулдан уңга таба укыла. Уйгыр алфавиты 16 график элемент нигезендә төзелә, алар комбинациясеннән сүзнең башы, уртасы һәм ахыры өчен билгеләнгән төрле торыштагы (формадагы) 24 графема (хәреф) ясала.

Уйгыр язуы рун язуы белән якынча бер үк вакытта барлыкка килә һәм акрынлап аны кысрыклый. Ул, гомумкабул ителгән төп язу системасы буларак, озак вакыт дәвамында (VIII–X йөзләрдә манихей, брахми, эстрангело һ.б. телләр белән берьюлы) кулланыла, зур булмаган үзгәрешләргә дучар була.

Уйгыр язуы VIII–XIV йөзләрдә уйгыр һәм борынгы төрки кабиләләр тарафыннан Көнчыгыш Төркестан (Көнбатыш Кытай) территориясендә аеруча актив файдаланыла. XVII йөз ахырында язылган текстлар да билгеле. Безнең көннәргә кадәр уйгыр язулы дини (тәрҗемә ителгән «Алтын яруг» будда трактатлары, X йөз), фәнни (медицина, астрономия, астрология буенча), матур (шигырьләр, легендалар), юридик әдәбиятлар, шулай ук хуҗалык-эшлекле хатлар килеп җитә. Й.Баласагуни иҗат иткән «Котадгу белег» («Игелекле белем», 1069–70) поэмасының өч күчермәсеннән берсе уйгыр язуы белән язылган.

XIII йөздә уйгыр язуын монголлар үзләренә ала һәм үзләштерә, аларда ул бүгенге актив кулланылыштагы монгол язуына әверелә.

Уйгыр язуы Алтын Урдада XIV йөзнең 2 нче яртысына кадәр гарәп язуы белән берлектә рәсми дәүләт язуы сыйфатында файдаланыла. Бу графикада күп кенә хан ярлыклары (Туктамыш, Тимер Котлыгъ), төрки-татар телендә хатлар (мөрәҗәгатьнамәләр) һ.б. языла.

Төрки халыкларда уйгыр язуы гарәп язуы белән кысрыклана.

Әдәбият

Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. М.–Л., 1951; 

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. К., 1979; 

Щербак А.М. Краткий очерк уйгурской эпиграфики и замечания об уйгурском алфавите // Тюркская руника. СПб., 2001; 

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.

Автор — Р.Ә.Закиров