Эчтәлек

Биографиясе

1932 елның 2 сентябрендә Сеул шәһәрендә туган. 1954 елдан АКШта яши.

1964 елда университет тәмамлаганнан соң (Флорида штаты), АКШның Атом энергетикасы комиссиясе хезмәткәре (Бетесда шәһәре, Мэриленд штаты). 1966–1970 елларда – Атом үзәге (Лардже шәһәре), 1970–1973 елларда Вистингауст атом энергетикасы системасы (Питсбург шәһәре, Пенсильвания штаты) инженеры.

1973–1993 елларда АКШның атом энергиясе куркынычсызлыгы һәм аны контрольдә тоту буенча Дәүләт комиссиясе әгъзасы (Бетесда шәһәре).

Хезмәтләре атом энергетикасы, атом электростанцияләре өчен реакторлар җитештерү һәм аларның куркынычсызлыгы мәсьәләләренә карый.