«Догматчылык» атамасы борынгы грек скептиклары Пиррон һәм Зенон тарафыннан кертелә. Алар хак гыйлемгә ирешү мөмкинлеген инкарь итәләр, әйберләрнең асылы турында нинди дә булса ахыргы нәтиҗәләр барлыгын расларга омтылган философларны догматчылар дип атыйлар.

Татар җәмәгатьчелегендә (аеруча XVIII–XIX йөзләрдә) догмага нигезләнгән фикерләү кадими мәдрәсәләрдә формалаша һәм үсеш ала.