Тарихы

1565–1567 еллардан Жилецкий бистәсе буларак мәгълүм, соңрак Шевлягин бистәсе исеме белән искә алына.

1720 елларда анда отставкадагы солдатлар килеп урнаша, алар XIX йөзнең беренче утызъеллыгында дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 574 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Введение в Храм Пресвятой Богородицы чиркәве приходына (Введенский бистәсе) карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларыннан поселок Калинин исемендәге колхоз (Введенский бистәсе авылы) составына керә (1957 елдан – “Свияжский” совхозы, 1997 –2001 елларда “Свияжский” агросоюзы).

Халкы күбесенчә бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Поселок тирәсендә археология истәлеге – Петропавел туктаулыгы табыла (бакыр-таш гасыры).

Халык саны

1646 елда – 150,
1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 135,
1908 елда – 373,
1926 елда – 196,
1949 елда – 150,
1958 елда – 242,
1970 елда – 209,
1979 елда – 136,
1989 елда – 74,
2002 елда – 44,
2010 елда – 26,
2017 елда – 22 кеше (руслар).