Биографиясе

1897 елның 24 декабре (1898 елның 5 гыйнвары), Белозерск шәһәре, хәзерге Вологда өлкәсе – 1978 елның 21 феврале, Ленинград.

Ленинград университетын (1925) тәмамлый. 1929–1978 елларда Ленинград технология институтында эшли, 1945–1946 елларда директор урынбасары, 1969 елдан махсус технология кафедрасы мөдире.

Эвакуация елларында (1942–1944) Казан химия-технология институты директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре азотның органик кушылмалары химиясе һәм технологиясенә карый.

Алифатик, ароматик һәм гетероциклик рәтләрнең нитро- һәм полинитрокушылмаларын синтезлауның яңа алымнарын эшли. Бу кушылмаларның физик-химик үзлекләрен һәм реакциягә керә алуларын, төзелешен өйрәнә, шулай ук аларны яңа энергия чыганагы буларак куллану ысулларын тикшерә. Казанда эшләү чорында шартлаткыч матдәләр җитештерүнең чимал базасын киңәйтү проблемасы һәм тринитробензол җитештерү технологиясе өстендә эшли. Уйлап табуга 45 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1970). Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Химия и технология инициирующих взрывчатых веществ. М., 1975.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.