Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Минзәлә волостенда. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Тауасты Байлар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “1040” колхозы оештырыла. 1950 елда “Большевик” колхозы итеп үзгәртелә, шул ук елны “Яңа юл” колхозы белән берләштерелә (үзәк утары – Тауасты Байлар авылы). 2010 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2016 елга кадәр авылда клуб эшли.

Халык саны

1938 елда – 133,
1949 елда – 135,
1958 елда – 143,
1970 елда – 144,
1979 елда – 122,
1989 елда – 77,
2002 елда – 68,
2010 елда – 62,
2017 елда – 52 кеше (татарлар).