- РУС
- ТАТ
Геофизик, геология-минералогия фәннәре докторы (1975), профессор (1993)
1930 елның 30 июнендә Ташкентта туган.
Львов политехник институтын тәмамлаганнан соң (1953), шунда ук эшли.
1957–1977 елларда Чита шәһәрендә: 1957 елдан Геология идарәсендә, 1959 елдан Байкал аръягы комплекслы фәнни-тикшеренү институтында, директор урынбасары (1970 елдан).
1977–1999 елларда Украина геология разведка институтында (Львов шәһәре), баш фәнни хезмәткәр (1987 елдан).
Хезмәтләре руда һәм нефть геофизикасына карый. Руда барлыкка килүдә электрохимик процесс турында фаразны әйтә, разведкалауның электрохимик алымнарын үстерә, углеводород ятмаларының геоэлектрик модельләрен һәм электроразведкалау мәгълүматларын эшкәртү алгоритмнарын һәм интеграль программалаштыру ысулларын эшли.
Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.
Эффективность поиска и разведки рудных месторождений. Львов, 1982;
Основы сейсморазведки. М., 1995 (автордаш).
Ещё раз о геоэлектрических факторах формирования нефтегазоносных недр // Геол. журн. 2007. № 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.