Биографиясе

1938 елның 27 июлендә Ярославль шәһәрендә туа.

Ярославль химия-механика техникумын (1956), Бөтенсоюз политехник читтән торып уку институтын (1965) тәмамлый.

1956–1979 елларда Ясалма каучук өчен мономерлар фәнни-тикшеренү институтында эшли (Ярославль шәһәре).

1979 елдан «Түбәнкаманефтехим» АҖдә, үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясендә пропилен һәм стирол окисе лабораториясе мөдире, Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә эшләрен башкару һәм гамәлгә кую идарәсе башлыгы урынбасары (1986 елдан), башлыгы (1988 елдан), фәнни-тикшеренү үзәгенең пропилен окисе лабораториясе башлыгы (1998 елдан); бер үк вакытта Казан технология университетының Түбән Кама химия-технология институты профессоры (1989–1994).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төп органик синтезга карый.

Петухов югары алкилбензой кислоталарын, бензой һәм кырмыска кислоталарын ацетофенонны оксидлау юлы белән (ацетофенонлы җитештерү калдыкларын кулланып) табу, этилбензол гидропероксидын каталитик таркатып фенол табу технологияләрен эшләүдә; тиңдәшле гидропероксидларына кадәр изопентан һәм изобутанны оксидлаштыру стадияләрен, пропилен һәм изоамиленнар эпоксидлау катализаторларын синтезлау һәм регенерацияләү (изопрен табуның гидропероксид ысулы өчен) стадияләрен эшләүдә катнаша.

Петухов катнашында гидропероксид ысулы белән стирол һәм пропилен оксидын бергә табу технологиясе үзләштерелә һәм камилләштерелә, юлларга җәелә торган битум, формальдегид нигезендә изопрен җитештерү эшләре башлана һәм дәвам иттерелә. Петухов этилен окисе һәм пропилен нигезендә гликольләр һәм эфирлар җитештерү, олефиннар эпоксидлау һәм этилбензолны аның гидроперекисена кадәр оксидлаштыру өчен катализаторлар табуның энергия саклаулы технологияләрен тикшерүгә зур өлеш кертә.

Уйлап табуга 109 авторлык таныклыгы һәм патенты бар, шуларның 21е «Түбәнкаманефтехим» АҖ заводларында гамәлгә куела.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Тройные комплексы катализатор — олефин — гидроперекись и их роль в реакции эпоксидирования // Кинетика и катализ. 1976. Т. 17, № 4 (автордаш);

Исследование озонолиза линейных α-олефинов с целью получения карбоновых кислот // Журн. прикладной химии. 1993. Т. 66, вып. 5 (автордаш);

Оксиэтилирование этанола при катализе гликолятом молибденила // Рос. хим. журн. 1998. Т. 42, № 6 (автордаш).

Әдәбият   

Аюпов М.Ю., Юсупов И.В. Изобретательство в Республике Татарстан. К., 2001;

Сафина Ф.Ф. Творческая деятельность изобретателей и рационализаторов // Энергосбережение в Республике Татарстан. 2003. № 1.