Эчтәлек

1974 елда оештырыла. Үзәк утары — Осиново авылы. Төп җитештерү юнәлеше — ябык грунтта яшелчәчелек. Эшләүчеләр саны — 1660 кеше. Җир фонды 471 га, шул исәптән 49 га дан артыграгы — кышкы теплицалар. Төп продукциясе — томат, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткеч культуралар, гөмбә. Чәчәк цехында ел саен 150 мең данә канәфер, роза, тюльпан, алтын чәчәк үстерелә. Егәрлеге 3 млн шартлы банка булган консервлау цехы 24 исемдә җиләк-җимеш, яшелчә продукциясен эшкәртә. Яшелчә җитештерү 1980 елда — 8,6, 1990 елда — 12,8, 2000 елда — 14,7, 2005 елда — 20,4, 2012 елда 26,1 мең т тәшкил итә.

Яшелчә җитештерүдә энергия саклаулы иң яңа технологияләр үзләштерелә. 1986 елда яшелчә культураларын үстерүнең аз күләмле, шул исәптән цеолитта — экологик чиста грунтта үстерү технологиясе гамәлгә кертелә. 1993 елдан — тамчылап сугару системасы, 1997 елдан озайтылган циклда яктырту культурасы, яктылык кайтаргыч плёнкалар һ.б. кулланыла. Икътисади һәм социаль үсеш планнарын уңышлы үтәгәне өчен хуҗалыкка КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКларының (1976, 1979, 1983, 1984, 1985, 1989), РСФСР МС һәм ВЦСПСның (1977, 1980, 1982, 1987, 1989), РФ Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының (1989, 1994) күчмә Кызыл байраклары; «Алтын башак» (1996), «Алтын клише» (1997); «Алтын Меркурий» (1997) халыкара сертификатлары һәм призлары бирелә; ул СССР ВДНХсы лауреаты була (1980, 1987), «Казан ярминкәсе», «Интерагро», «Фермер», «Анимед», «Агрокомплекс» һәм «Энергия саклаулы технологик җиһазлар һәм материаллар» АҖләренең халыкара күргәзмәләре (1999, 2001) дипломнары белән бүләкләнә. 2000 елда «Майский» совхозында «Яшелчәчелек тармагының ябык грунтында энергия саклаулы алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү» дигән Бөтенроссия семинары уздырыла. Эшчеләр дәүләт бүләкләренә, шул исәптән СССР, РФ, ТРның мактаулы исемнәренә — 34 кеше; Хезмәт Кызыл Байрагы орденына — 2, «Почёт билгесе» орденына — 1, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт даны» орденына — 1, алтын медальгә — 4, шул исәптән СССР ВДНХсы медаленә 1 кеше лаек була.

2000 елда «Майский» совхозы «Майский» агрокомбинаты» дәүләт унитар предприятиесе итеп үзгәртелә, аның җирлегендә (8–9 нчы цехлар) «Прогресс» ҖЧҖ төзелә, 2004 елда «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ итеп үзгәртеп оештырыла.

Җитәкчеләре: В.В.Карпов (1974–89), И.Г.Ганиев (1989 дан).

Әдәбият

Карпов В., Савельева Е. Свежие овощи круглый год. К., 1980;

Лидеры АП России. М., 2000;

Архипов В. Осиновские страницы. К., 2002.                           

Автор — В.А.Архипов